Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәрәкәтсез машина

Камил машина алды. Ниһаять, аның хыялы тормышка ашты. Шуны тормышка ашыру өчен ул күптән тырышта - яшьтәшләре күңел-сафа корып, кич утырып йөргәндә, уналты яшеннән бирле урманда эшләп йөрде. Клуб каршында сыра күтәреп басып торган егетләрне урап узып, өенә кайтып ята иде.

news_top_970_100

Хәзер менә ике ел узгач, Камилнең ялтырап торган соры төстә «девяткасы» бар. «Унсигез яшемдә машинам булачак!» – дип, үз-үзенә максат итеп куйган иде ул.

Камил машина хуҗасының тарихын әнисенә сөйләмәскә булды. Әнисе Фирдания бик тә ырым-шырымнарга ышана торган хатын. Машинаның беренче хуҗасы юл һәлакәтенә очрап үлгәнен белсә, төзәтелгән булса да, машинаны алдыртмас иде. Ә Камил бу «девятканы» бер күрүдә ошатты. Өенә алып кайткач ук, аны җентекләп карап чыкты, тузаннарын сөртте. Мөмкинлеге булса, гаражында аны кочаклап йоклар иде.

Хәзер менә яшьтәшләре әле дә җәяү пиво эчәргә клуб каршына барганда, ул артыннан тузаннар чыгарып, алар яныннан ыжгырып узды.

Егетләр аңа күрше авылга алып барырга еш мөрәҗәгать иттеләр. Ә ул үз хезмәтен бәяли белә. Коры гына «бензин бәясе 200 сум!» диде. Шуның аркасында егетләр аны күралмады.

Әнә төшеп килә Камай, җилфердәгән, – ди берсе, машина килгән якка карап.

Безнең алда «понтуется» инде бу, малай, – дип, кушылды икенчесе.

Ә Камил исә үзен бик тә бәхетле хис итте. Җәй тәмамлангач, укырга Казанга китте. Башкалар автобуста барганда, ул үзенең хезмәт җимешенә утырып барды. Юлдаш итеп кызларны да утырта иде. Ошатып йөргән дус кызы Алисә аңа бер көне:

Кичә минем әти синеке белән гараж артында йотып алган. Шунда әтиең элеккеге машина хуҗасы турында сөйләгән бит әле, әй, – ди.

Эчкәч, авызында сүз тормый инде аның...

Торса каян белер идек әле ватык машинада йөргәнеңне!

Бу кызның сүзләре Камилнең саруын кайнатты.

Сине йөртергә ярап тора бит әле. Барыр идең хәзер селкенә-селкенә кызу автобуста.

Шаярам ич мин, нигә кызасың?

Әнигә әйтә күрмәгез моны. Белсә, бик нык борчылачак.

Сәер инде, нигә борчылырга?

Ул машинаның тарихы кабатланыр дип куркачак. Имеш, мин дә авариягә юлыгырмын.

Тот рулеңне ныграк һәм алга кара! – дип, бүлдерде Алисә.

Өйрәтеп торган була бит әле. Үзең әле правага да укымадың бит, кызый.

Ә мин киләчәктә менә, принцесса кебек, егетемнең уң янында гына утырып йөриячәкмен.

Алайса Япония машиналары синең өчен түгел икән. Аларның руле икенче якта, – дип көлде Камил, кызны төрттереп.

Мин бит патриот кеше. Девяткада утырып йөрергә дә риза.

Әлбәттә риза! Ә менә машинасыз егетләр белән очрашып кара син башта.

Бу сүзләрдән соң, яшьләр арасында тынлык урнашты. Казанга исән-имин барып җиттеләр дә, Камил кызны тулай торагына кадәр озатып, үзенә кайтып китте.

Камил бала чагыннан бирле әти-әнисеннән акча сорарга ояла иде. Ә машиналы кешегә бензинга һәрвакыт акча кирәк. Шуңа күрә, аңа уку белән параллель рәвештә эшләп тә йөрергә туры килде. Танышлары ярдәме аша, ул төзелеш эшләрендә актив катнашты. Акча ташып тормаса да, үзенең машинасын бензин белән тәэмин итәргә җитә иде.

Ярты ел узгач, көтелмәгәндә имтиханнар тапшыру көне дә килеп җитте. Камил бер экзамен тапшырасы көн алдыннан, төнге дүрткә кадәр эштә иде. Җитмәсә, имтиханы да иртәнге сигездә башлана. Шулай ике эшне берләштерәм дип, мәш килеп йөрде.

Эшен тәмамлаганнан соң, гаражда машинасында йокымсырап алды. Иртә белән күзләре дә эчкән кешенеке кебек кызарып, шешенеп беткән иде. Йоклыйсы килү теләген бетерер өчен, кулларын өскә юнәлтеп, тартынып алды да, газга басты. Камил бер юлга карый, бер күзләрен йома. Ныграк ача да, тагын йома. Соңга таба күзләре малайның озагракка йомылды.

...Ә уянганда инде соң иде. Машинасы белән баганага килеп керде ул. Ул башта нәрсә булганын аңлап та бетермәде, ә аңга килгәч, канга баткан аягына күзен төшерде. Тирә ягына караса, ашыгыч ярдәм машиналары, полиция хезмәткәрләре... Камил, тешен кысып, еларга кереште.

Берсе машина ишеген ачты.

Чык әйдә, ярый үзең исән калгансың.

Мин йокыга киткәнмен, абзый… йокыга киткәнмен...

Бир кулыңны, аягыңа баса аласыңмы? – дип, малайны тартып чыгардылар.

Камилне ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре караштыра башлады, ә ул машинасыннан күзен дә алмый. Полициядән берсе:

Машинаңны металломга җибәрсәң генә инде, иптәш, – диде.

Төзәтеп булмыймы?

Кая моны төзәтергә! Әйтәм бит, ярый үзең исән калгансың.

Шулай итеп, Камилгә машинасында озак йөрергә язмаган. Бер иртә эчендә ул машинасыннан мәхрүм калды. Барлык эшләгән еллары, туплаган акчасы бушка китте. Кем белә, бәлки иптәшләренең рәнҗесе төшкәндер яки чынлап та бәрәкәтсез машина булып чыккандыр. Камил бу вакыйганы озак башында әйләндерде.

Бу хәл турында бөтен район белде. Камилне кызганган кешеләр дә, үгетләгән кешеләр дә табылды. Егет бөтенләй тормыш мәгънәсен югалтып, төшенкелеккә бирелеп утырганда, кесә телефоны шалтырады. Андагы назлы тавыш: «Машинасыз егет нишләп ята икән? Кич утырырга чыгар микән минем белән?» – диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100