news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Барак Обаманың 99 яшьлек әбисе вафат булган

Сара Обама Барак Обаманың бабасының өченче хатыны булса да, оныгының зур вазифада булуын файдаланып, Кениядә кыз балаларның белем алуына ярдәм иткән.

news_top

АКШның элеккеге президенты Барак Обманың әбисе Сара Обама 99 яшендә вафат булган. Ул Кениядә яшәгән. Бу турыда CapitalFM радиосына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Соңгы вакытта әби үзен начар хис иткән. Ул хастаханәдә үлгән.

Сара Обама Барак Обаманың әтисе ягыннан бабасының өченче хатыны була. Ул экс-президентның кан буенча туганы булмаса да, алар бик якын мөнәсәбәттә торган. Соңгы тапкыр Барак Обама Когело авылына әбисе янына 2018 елның июлендә барып кайткан.

Кениянең экс-премьеры Раил Одинг сүзләренчә, Сара Обама Кения хатын-кызларының «ныклыгы һәм үз-үзеңә ышанганлыгы символы» булган. Сара Обама оныгының уңышларын файдаланып, төбәктәге кызларның укуына һәм белем алуын ярдәм иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар