Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бар явызлык – хатын-кыздан...» (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Балаларга, оныкларга сөйләргә теләгән ниндидер матур тарих түгел бу. Әмма бу минем холкымны булдырган, миңа зур тәҗрибә биргән сынау булды. Күп еллар узды, һәм иң якын дус кызымның минем иремне тартып алырга тырышуы турында сөйләү ул хәтле авыр түгел инде.

Минем өчен моның нинди тетрәнү булганын аңлату өчен, бу «дус кызым» белән танышу тарихын сөйлим. Мин Гөлнара белән институтка укырга керергә имтиханнар тапшырып йөргәндә таныштым. Тулай торакта бер бүлмәдә яшәдек. Бары бергә, югы уртак булды. Шатлыкларны да, күңелсезлекләрне дә бергә кичердек, бер-беребезгә ярдәм иттек. Хәтта бертуган апа-сеңелгә караганда да якынрак булганбыздыр. Икебезнең дә шәхси тормышы шома гына барды: ягъни, ниндидер зур фаҗигаләр, аерылышулар булмады.

Институттан соң профессиональ уңышлар да озак көттермәде. Мин белгечлегем буенча эшкә урнаштым, ә Гөлнара матурлык өлкәсендә үзен сынап карарга уйлады, үз эшен ачты. Мин дә булдыра алганча аңа ярдәм итәргә тырыштым, һәр башлангычта аны хупладым. Эшем аркасында мин шәһәребездәге танылган кешеләрнең шактые белән таныштым. Алар белән аралашкан вакытта, Гөлнараның салоны турында «ялгыш» булса да ычкындырып җибәргән булам. Шулай итеп, аның клиентлары арасында билгеле шәхесләр барлыкка килде. Өстәвенә, Гөлнарага кредит кирәк булганда, аңа ярдәм итә алырдай кешеләр дә табып бирдем. Ягъни, дус кызымның уңышка ирешүендә минем дә әзме-күпме өлешем бар. Ничек кенә булмасын, мин аңа һәрвакыт риясыз ярдәм иттем, алмашка үземә ниндидер файда, табыш көтмәдем дә, бу хакта уйламадым да. Чөнки Гөлнара – күңелемә бик якын кеше.

Эшемдә бер танылган ир-ат белән таныштым, ул артымнан йөри башлады. Исемен Радик дип әйтик инде. Аның үз-үзен тотышы, затлылыгы, акылы мине тәмам һуштан яздырды. Мин мәктәп укучысы кебек гашыйк булдым һәм, әлбәттә инде, бу турыда түкми-чәчми Гөлнарага сөйләп бардым. Ул да үзенең мәхәббәт романнары турында миңа сөйли. Аңлыйсызмы, танылган, халык арасында билгеле кеше сиңа игътибар күрсәтә башласа, бу – чын мәгънәсендә канат куя һәм үз-үзеңә булган бәяне мең кат арттыра. Мин бәхетемнән күкнең җиденче катында булдым һәм бу хакта бөтен дөньяга кычкырасы килде. Әмма ул вакытта минем мәхәббәт романы турында бары тик Гөлнара гына белде, ул минем өчен ихлас шат иде. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды.

Бер елдан соң, Радик миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Шәһәрнең затлы ресторанында иң якын туганнарыбызны һәм дусларыбызны гына җыеп туй уздырдык. Без барысын да сер итеп тотарга тырыштык, чөнки өйләнешүебез турында хәбәрнең җәмәгатьчелеккә чыгуын теләмәдек. Гаилә бәйрәмебез нәкъ без теләгәнчә идеаль булды. Киләчәктәге тормышыбыз кебек. Бер елдан соң бала алып кайтырга теләдек, әмма, күпме тырышсак та, мин балага уза алмадым. Шунысы сәер, табиблар төгәл генә диагноз куя алмады: минем дә, иремнең дә анализлары чип-чиста, әйбәт, әмма балабыз юк. Әлбәттә, боларның барысын да Гөлнара белә иде.

Мин сәламәтлегемдә нинди тайпылыш барлыгын белергә теләп азапланганда, Гөлнараның шәхси тормышы гөрләп барды. Әллә ничә ир-ат белән очрашып карады, әмма бу романнарның берсе дә кияүгә чыгу белән тәмамланмады. Гөлнара үзенең кияүгә чыгарга теләмәвен, аны болай да барысы да канәгатьләндерүен сөйләде. Ә минем моңа ышанмаска бер сәбәбем дә юк иде.

Берсендә Гөлнара иртә таңнан безнең ишекне шакыды. Мин аның бу кадәр иртә килүеннән котым алынып курыктым. Ул үз-үзенә охшамаган, ничектер курыккан, югалып калган кебек иде. Бактың исә, Гөлнара балага узган, әмма баланың әтисе турында әйтүдән баш тартты. Бары тик аның ниндидер танылган кеше булуын һәм аңа «йөкле сөяркә» кебек проблемаларның бер кирәге дә булмавын гына ычкындырды. Миңа бу хакта ишетү сәер тоелды, чөнки аның бу ир-ат турында бер дә әйткәне булмады. Гөлнара аның белән бер генә тапкыр йоклавын әйтте, үзе дә моның болай төгәлләнүен теләмәгән икән. Шулай да баланы калдырырга булган. Мин баланың атасы кем булуын белмәсәм дә, дустым өчен шатландым.

Бу вакытта ирем чираттагы командировкада иде. Радик булмаганда, Гөлнара бездә яшәп торды. Ирем кайткач, мин аңа Гөлнара белән булган хәлләрне сөйләдем, ә ул, ничектер бик ясалмаланып, битараф булып кыланды. Ул вакытта мин моңа игътибар да итмәдем, эш турындагы уйлары белән башы каткандыр, дидем. Гөлнара бездә яшәвен дәвам итте, мин үзем аны кыстадым, чөнки дустым өчен борчылдым. Ике атнадан соң ул үзенә кайтып китте, ә берничә көннән соң, төн уртасында, үксеп елый-елый, миңа шалтыратты. Баласы төшкән... Мин аны үзебезгә алып кайттым, тынычландырырга теләдем. Икенче көнне иртән миңа, эш буенча, башка шәһәргә китәргә кирәк иде. Мин иремә Гөлнарага күз-колак булып торырга куштым, чөнки дустым бездә калды. Һәр көн саен ирем белән дә, Гөлнара белән дә шалтыратышып тордым, барысы да яхшы кебек булды. Минем аларга ышанмаска бер генә сәбәбем дә булмады. Дөресен генә әйткәндә, «алар арасында нәрсәдер булырга мөмкин» дигән уй бөтенләй дә башыма кереп карамады.

Берсендә, телефоннан сөйләшкәч, мин сүндерү кнопкасын басмадым һәм Гөлнараның Радик белән сөйләшүен ишетеп тордым. Без аерылышсын һәм Радик аның янына китсен өчен, бәлки, моны махсус шулай эшләгәндер. Алар талашты: Гөлнара Радиктан миннән аерылуын һәм үзенә өйләнүен таләп итте. Чөнки ул аннан балага узган, димәк, балага узу белән проблемалар Радикта түгел, ә миндә икән. Ә ирем моны кире какты, янәсе, бернинди йөклелек тә булмаган, шуңа күрә бала төшү турында әкият уйлап чыгардың, дип, Гөлнарага җикеренде. Радик Гөлнарадан анализлар, табиб белешмәсе таләп итте, әмма шул вакытта Гөлнара кычкыра башлады. Мин, сихерләнгән кебек, боларның сөйләшүен тыңлап тордым, хәтта тын алырга кирәклеген дә оныттым. Мин дөреслекне белүдән тыным кысылып ятканда, алар бер-берсенә акырды-бакырды. Көтмәгәндә боз астына суга чумган кеше шундый хисләр кичерәдер. Син әле генә ныклап җирдә басып торасың, ә чынында исә бу – менә-менә чатнап ярыла торган нәзек боз булып чыга, һәм ул боз астында – төпсез чоңгыл...

Мин кунакханә номерында илереп-илереп еладым да, үзем дә сизмичә, йоклап киткәнмен. Мине хезмәттәшләрем шалтыратып уятты. Үзем соңга калам, ә миңа барыбер. Ә мин идәндә ятам һәм көтмәгәндә, бөтен эчемне айкап, күңелем болгана башлады. Мондый стресстан һәм нерваланудан костырмый калмас инде, дип уйладым. Көне буе беркем белән дә элемтәгә чыкмадым, эштә булдым һәм соңыннан миңа бөтенләй таныш булмаган шәһәрне иңләп-буйлап йөрдем. Барысы да автопилоттагы кебек булды. Башымда бер план барлыкка килде. Берни булмагандай өйгә кайтып кердем, махсус кешеләргә акча түләдем һәм Гөлнараны күзәтергә шымчылар ялладым. Ә ирем артыннан күзәтү куркыныч иде, хәер, анысын үзем дә эшли алам.

Берничә көннән шуны белдем: минем «искиткеч дус кызым» әфсен-төфсен белән шөгыльләнүче әби янына йөри икән. Бу әби бозым салу һәм башка шуның ише сихер-михер белән шөгыльләнә булып чыкты. Шуннан соң мин өйнең астын-өскә китереп актарып чыктым, ирем белән икебезнең мендәрләрдә әллә ничек итеп тегелгән, безнең исемнәр язылган һәм ком тутырылган төенчекләр таптым. Әмма өйдә тапкан иң куркыныч әйбер – ул минем чәчләргә төрелгән йомырка булды. Ул ванна астына иң ерак почмакка яшерелгән иде. Ялгыш балдагым тәгәрәп кереп китмәгән булса, бу «бүләкне» мәңге дә табасы булмаганмын.

Мин нык курыктым һәм барысын да иремә сөйләргә булдым. Ул берни дәшми генә мине тыңлады. Ә соңыннан ул Гөлнара белән араларында гыйшык булмавын әйтте, гәрчә Гөлнара аңа һәрдаим игътибар биреп торса да. Иң якын дус кызымның үзенең «башын әйләндерергә» тырышуын әйтергә курыккан ирем. Ә Радик башка шәһәрдә командировкада булганда, алар беренче мәртәбә йоклаган. Гөлнара да «очраклы» гына нәкъ шул кунакханәдә булган. Кичке аштан соң алар Гөлнара белән кунакханә барында очрашкан, дус кызым аларның бу очраклы очрашуы турында мине дә белә дип ышандырган. Ирем шактый гына эчкән, исергән, Гөлнара белән номерга ничек менгәннәрен дә хәтерләмәгән, әмма төн уртасында уянып киткәч, янәшәсендә ялангач килеш яткан Гөлнараны күргәч, барын да аңлаган инде...

«Әйтерсең, мин ниндидер ябышкак әйбергә беректем. Каршы тора алмадым, аңа көчләп бәйләп куйган кебек. Аның белән йоклаганнан соң башымда томан иде», – дип сөйләде миңа ирем.

Аның бу сүзләрен ишеткәч, өйдә нәрсәләр табылганын сөйләдем. Аның алдына теге төенчекләрне һәм йомырканы куйдым. Бу табылдыкларны күргәч, Радикның хәтта хәле начарланды, ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде. Иремне корбан дип санамыйм, бу хәлләрдә ул үзе дә гаепле.

Икенче көнне мәчеткә барып, хәзрәттән өшкерттем. Ничектер күңелгә тынычлык иңгәндәй булды, җиңел сулап калдым.

Бу хәлләргә нокта куярга теләп, Гөлнара белән дә очраштым.

«Сине башка күрергә дә, ишетергә дә теләмим. Миңа да, иремә дә, безнең өйгә дә якын киләсе булма! Безнең барлыкны оныт», – дидем, аның күзләренә туры карап.

Ә Гөлнарага ул безнең өйдә онытып калдырган «бүләкләрен» кире биргәч, күзләре акайды.

«Әгәр тагын минем тормышка кысылырга уйласаң, бөтен бай һәм танылган клиентларың да синең ни белән шөгыльләнеп ятканыңны беләчәк!» – дип кисәттем.

Минем кулда булган дәлилләр генә аны туктатып калгандыр, дип уйлыйм. Ул нәрсәдер аңлатырга тырышып карады, әмма моның файдасыз икәнен аңлагач, түзмәде, барын да сөйләп бирде. Иң якын дустым дип йөргән кеше һәрвакыт миннән көнләшкән икән ләбаса!

«Сиңа барысы да җиңел генә бирелә! Син – икейөзле һәм ясалма, һәм моны миннән башка беркем дә күрми!» – диде.

Радик белән танышуга ук аны миннән тартып алырга теләгән Гөлнара. Мин, тиле баш, аны туганымнан да якынрак кешем дип йөрдем.

Бу хәлләрдән соң ике атна узуга, күремем килмәгәнен сизеп алдым. Йөкле булуымны белдем. Иртән күңел болгануларым стресстан түгел, ә йөклелек аркасында икән бит.

Шушы хәлләрдән соң, бер генә таныш хатын-кызны да үземә дә, гаиләмә дә якын китермим. Минемчә, бар явызлык, әшәкелек – хатын-кыздан. Ә өйдә табылган теге «бүләкләрдән» коты алынып куркып калган ирем башка хатын-кызлар ягына борылып та карамый хәзер. Икебез арысындагы мөнәсәбәтләрне җайга салырга һәм ышанычны кире кайтарырга аның куркуы түгел, ә психологларга йөрүебез ярдәм итте.

Мин беркайчан да өшкерүчеләргә, багучыларга түгел, ә хатын-кызлар арасындагы чын дуслыкка ихлас ышана идем. Әмма тормыш тәҗрибәм бар нәрсәнең дә чагыштырмача гына булуын күрсәтте. Хәзер мин – буй җиткән балаларымның бәхетле әнисе һәм искиткеч ирнең бәхетле хатыны. Әгәр теге вакытта, хисләремә буйсынып, иремнән аерылган булсам, тормышым хәзерге кебек яхшы да булмас иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100