Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бар тавышны ачам, күршеләр йокламый» — «Дабро» төркеменең «Юность» җырына кавер

Игезәк җырчы Айдар һәм Алмаз Юнысовлар «Дабро» төркеменең «Юность» җырына татарча кавер ясаганнар.

news_top_970_100
«Бар тавышны ачам, күршеләр йокламый» — «Дабро» төркеменең «Юность» җырына кавер
https://www.instagram.com/aidar_yunus/

Талантлы игезәк җырчы, гармунчы Айдар һәм Алмаз Юнысовлар «Дабро» төркеменең «Юность» җырын татарчага тәрҗемә иткәннәр. Алар әлеге видеоны инстаграм сәхифәсенә урнаштырган. Җырның ахырында, бөтенләй татарча булсын дип, егетләрнең берсе гармун да тартып җибәрә. 

Инстачылар бу видеоны бик ошаткан. «Юнысовлардан экслюзив», «нык матур килеп чыга сезнең башкаруда», «яратам мин бу җырны», «күзләр генә тимәсен сезгә», — дип яза алар. 

«Дабро» төркеме солисты Михаил Засидкевич та, җырны ошатуын белдереп, смайл калдырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100