Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бар кайгыгыз шулмы?»: Гөлназ Асаева инстаграм бетә дип борчыла

Гөлназ Асаева үзенең телеграм-каналын булдырган.

news_top_970_100
«Бар кайгыгыз шулмы?»: Гөлназ Асаева инстаграм бетә дип борчыла
Рамил Гали

Күпчелек блогер һәм җырчылар дөньяда барган сәбәпләр аркасында инстаграм бетеп китәр дип борчылып, үзләренең телеграмм каналларын булдырганнар. Шул исәптән җырчы Гөлназ Асаева да.

«Инстаграм булмаска да мөмкин диләр. Телеграм-каналга өйрәнеп китеп булырмы икән», — дип үзенең каналына сылтама да калдырган. Шунда ук үзенең әле бу каналны куллана белмәве турында да яза: «Дөрес, әлегә анда нишләргә кирәклеген аңламыйм. Тиз арада өйрәнермен дип уйлыйм», — ди җырчы.

Гөлназ Асаеваның инстадуслары телеграм-каналда эшләү буенча җырчыга үзләренең киңәшләрен бирә башлаганнар.

«Бар кайгыгыз шулмы хәзер», — дигән берсе. «Бетерсәләр, тизрәк бетерсеннәр. Башка кайгылар да җитәрлек», — дип тә язганнар.

Җырчының бер язылучысы үзенең әлеге телеграм-каналга керә алмавы турында язып, нишләргә дип, киңәш тә сораган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100