Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бар халык әйбер алганда йоклап калмыйм дип, мин дә машина алдым…

Башкортстанның Бакалы районы Камай авылында яшәүче фельдшер Лилия Маликованың яңа машиналы булу тарихы. 

news_top_970_100
Бар халык әйбер алганда йоклап калмыйм дип, мин дә машина алдым…
https://vk.com/id530110632

Блогерларның күпме вакытларын сарыф итеп блог алып баруы аңлашыла кебек. Кайсының популяр буласы килә, блогерлыкның шактый төшемле эш булуын исәпкә алып, кайсының акчалы. Ләкин социаль челтәрләр аша хис-кичерешләре, уй-фикерләре белән уртаклашып, бушанучы кешеләр дә була әле. Башкортстанның Бакалы районы Камай авылы фельдшеры Лилия Маликова блогер түгел. Меңләгән язылучысы юк әлегә аның сәхифәләрендә. Шулай да Лилия апа социаль челтәрләрдә кызык та, урыны белән уйландыра да торган постлар куеп бара. Шуларның берсендә ул үзенең бүгенге көн шаукымына бирелеп, яңа машиналы булып кую тарихын язган.

«Ике ут арасында йөрим әле. Язсам, тагын бу Лилия мактанчык диярсез. Язмасам, үтереп язасы килә бит инде. Кыскасы, мин машина алдым.

Бар халык әйбер алганда мин дә йоклап калмыйм әле дип, алга-артка карамый, күмәртәләп сату кибетенә чаптым. Табаннар гына ялтырап калды. Аласы әйбер күп, акча санаулы. Һәрвакыттагыча инде.

Бер капчык он, бер капчык шикәр, өч кило чәй һәм өч сыек май алган идем, җыенысы 10 мең булды. Сүземне әйтә алмый телсез калдым. Ярый сатучы ханым әзрәк беренче ярдәм күрсәтә белә икән: түлисезме сез, юкмы дип сорады. Шуннан айнып, чыгып киттем кибеттән. Китү генә түгел, чыгып сыпырдым дисәм дә дөресрәк булыр. Акчаны түләп инде анысы. Менә шуннан соң машина алырга кирәк дигән карарга килдем. Күзне йомдым да, алдык та кайттык.

Нәкъ мин дигән машина. Бар яклап та. Сөендем, шатландым. Әле җирдә түгелмен, күктә йөрим. Төшкәч күбрәк һәм кызыклырак язармын.

Игелекле машина булсын һәм исән имин йөрергә язсын.

Машинага исем эзлим. Нык текәне. Алдан әйтеп куям - машина хатын-кыз затыннан түгел, чөнки ул «Лада Гранта кросс». Болай да минем машиналар ир-ат затыннан, үзем хатын-кыз булу да баштан ашкан», — дип язган ул.

Ә инде үз сүзләре белән әйткәндә «күктән җиргә төшкәч», Лилия Маликова ни өчен кишер төсендәге «Лада Гранта» машинасына тукталуын аңлатып үткән. Карарларны тиз кабул итүнең кайвакыт бик файдалы булуы турында да сөйләгән.

«Машина 2022 елгы, «Лада Гранта кросс». 106 ат көче, разгонны да мин теләгәнчә ала. Уфадагы салонга люкс вариант машина эзләп бардык. Машинасы бар, төсе ошамый. Миңа бөтен Бакалыда аерылып торырга кирәк бит, кишер төсле булсын иде дим. Әй ачуы килде инде энекәшнең. Әле тарткалаша-таркалаша хакын да 800 меңгә төшергән идек. Ә мин күңелгә ятмаган әйберне ала алмыйм шул.

Шуннан доллар сикерде бит инде. Уфа салонындагы менеджер Илшатка шалтыратам. «Бездә ажиотаж, бөтен кеше үлеп-бетеп машина ала. Бүген килсәгез дә җитешмәссез», — ди. Әлмәткә шалтыратып карарга булдык. Анда кызыл төстәге бер машина булуын әйттеләр. «Кызыл булмагае, җирән булсын», — мин әйтәм. Миңа иң мөһиме акча тотып, утырып калмаска. Килеп кергән идек Әлмәт салонына, шушы машина тора. Күрдем дә капландым, «Миңа шушы машина кирәк», - мин әйтәм. Булгач булсын дип, хакы кыйммәт булса да, предоплата керттем. Барыбер оттым — бәяләр күтәрелеп китте, ә салоннар машиналар сатуны туктатты. Хәзер бу машина миллионнан артык торадыр. 

Машинаның сары төстә булуы, кырыйлары кара белән эшләнгән булуы бик ошый. Күлмәк кигәч мәрҗән тагып яки каеш белән билеңне буып куясың бит. Шуның кебек. Автозапуск көйләделәр. Хәзер өйдән генә кабызам. Бүген өскә дә кимәгән килеш чыгып карадым, кабындымы икән дип. Мин бит татар, тотып карамыйча ышанмыйм. Тәрәзәләре, утыргычлары җылытыла, климат контроле бар. Аллаһка шөкер дип йөрим менә шулай», — дип тәмамлаган Лилия Маликова машина алу кыйссасын.

Лилия апаның машинасына халык төрле исемнәр тәкъдим иткән. 

«Минемчә, исеме Лилиябез кебек шаянрак булырга тиеш. Минем тәкъдимем: Шакир! Яңгыравыклы да,шөкер сүзен үз эченә ала, үзебезчә, халыкчан да»;

"Будулай дип куш, аңа охшап көчле, сиңа тугры булсын";

«Айгыр дип куш. Соңыннан үкенмәссең», — дигәннәр.

Арада төрттереп язган смслар да бар. 

«Кызларга ышанмыйм. Минем карабодайга акча җитми, алар машина ала»;

«Молодец. Бай спонсор таптың ахры. Реклама машинасы янында төштеңме фотога? »

«Әйе, бу мактану. Хәзер машина, чәшке туннар белән беркемне дә гаҗәпләндереп булмый. Минемчә, сез мактанасыз. Мин турысын әйтргә яратам, үпкәләмәгез», — дигәннәр. 

«Сез кире ягын гына күрәсез минем язмаларның. Бу мактану түгел, ә шатлык уртаклашу», — дип язып куйган Лилия Маликова аларга җавапны. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100