news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бар да бер»: Тимати үз җырына клип төшергән Башкортстан әбиләренә миллион сум бирә

Өч әби, ак джипка утырып, шәһәр буйлап акча сибеп йөри.

news_top
«Бар да бер»: Тимати үз җырына клип төшергән Башкортстан әбиләренә миллион сум бирә

Рэпер Тимати үзенең «Я еду на джипе» җырына иң кызыклы видео төшергән кешеләр арасында бәйге игълан иткән иде. 30 декабрьдә бәйгегә нәтиҗә ясалды. Бу турыда Уфа.Онлайн хәбәр итте.

Башкортстанның Михайловка авылында яшәүче әбиләр төшергән видеоны иң шәбе дип тапканнар. Видеода әбиләр «Нинди флешмоб? Челендж бу! Без челенджта катнашабыз, безгә бар да бер», диләр. Алар ак машинага утырып шәһәр буйлап йөри, тәрәзәне ачып, акчаны җилгә таратып баралар.

Тимати бу әбиләргә видео өчен миллион сум акча бирә. Җиңүчеләр бу акчага нәрсә алыр — әлегә билгеле түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар