Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бар да артта калды кебек... тик бар да әле алда гына!" Бала тудыру йортыннан репортаж

"Мине үзең әни булгач, аңларсың әле. Дөньяда балаңнан да кадерлерәк зат юк", - ди әнием еш кына. Аның хаклы булуын хәзер инде аңладым. Биләүдә иреннәрен чәпелдәтеп, зур күзләрен сиңа багып яткан нарасый, бәгыреңнән өзелеп төшкән шушы кечкенә генә ит кисәге сине елата да, елмайта да...

news_top_970_100
"Бар да артта калды кебек... тик бар да әле алда гына!" Бала тудыру йортыннан репортаж

...Моның шулай булачагын алдан ук сизенә идем. Тик бу кадәрле тиз булыр дип күз алдыма да килгәне булмады. Бала тудыру йортына эштән үк эләктем дисәм дә була. Декрет ялына чыгып, төшкә кадәр тәмләп йоклап, туачак улыма кирәк-ярак алырга да өлгермәдем. 

Эштән кайтканда сизәм, чалбарым юешләнде. Нәрсәгә икәнен әле аңлап җиткерә алмыйм. Ни дисәң дә, беренче тапкыр бала көтәм. Əле срок та бик кечкенә - 30 атна, сабый Яңа ел алдыннан гына туарга тиеш. Шулай да таныш табибыма язып җибәрдем. Су китә бугай минем: нишлим? Җавап озак көттермәде: "Тизрәк "ашыгыч ярдәм" чакыр да, хастаханәгә чап!" Курка калдым. Күзгә чалынган кирәк-яракны җыйдым да, ирем белән чыгып киттек. Юлда икебез дә бер ни дәшми. Икебез дә уйга чумган: алда ни булыр? Су китеп, балага кислород җитмәүдән сабый авыру туарга мөмкин дигәнне ишеткәнем бар. Башка берни белмим. Шуңа та кабул итү бүлмәсендә утырган табибка сорау яудыра башладым: бала исән-саумы? Аңа куркыныч янамыймы? Минем кебекләрне көнгә дистәләгән тапкыр караган кырысрак кына ханым миңа артык сүз әйтмәде. Өч сәгатьтән артык кәгазьләр тутырып, документларны төркәгәннән соң мине йөклелегендә тайпылышлар булган авырулар бүлегенә җибәрделәр. Ə анда ятучыларның иге-чиге юк булып чыкты. Палаталар тулы. Шуңа да мин һәм тагын берничә бала көтүче хатын-кыз коридорда төн кундык. Аларның да һәркайсының үз хәсрәте. Шуңа да кем дә булса ул төнне йоклап уздыргандыр дип уйламыйм... 

Икенче көнне палатага күчерделәр. Тик синең йөклелеген синнән башка берәүне дә борчымый. Ятар урын каты, душта җылы су юк. Әмма балаң гомере өчен көрәшкәндә болар барысы да вак-төяк кебек тоела. 

Беренче тапкыр бу хастаханә ишегеннән кергәндә мин үземне иң бәхетсез кеше итеп хис иткәнмендер. Алай гына да түгел, баламны тиешенчә вакытына кадәр йөртеп бетерә алмавым өчен үз-үземне сүктем. Ул кадәрле эш дип чапмаска, үзеңне бераз сакларга кирәк иде дип, үземне-үзем битәрләдем. Тик эш узган иде инде. Миннән дә яманрак диагнозлы хатыннарны күргәч, алар белән аралашкач, бераз тынычлана төштем. Ярый әле вакытында килгәнмен! 

Бер атна биредә ятканнан соң табиблар кесарево ясарга дигән карарга килделәр. Аннан соң операция һәм менә ул мизгел... Ап-ак чүпрәккә төрелгән кеченә генә йомгакны тиз генә сиңа күрсәтәләр дә реанимациягә алып китәләр. Колакта аның елаган тавышы гына ишетелеп кала. Бар да артта калды кебек... тик бар да әле алда гына!

 "Бишенче!"

 Исән-имин туган сабыен кулына алырга, ул тусын өчен бар нәрсәсен бирергә риза булучыларның берсе - Болгардан Гөлнара. 

"Ирем белән унбиш ел торабыз. Монысы минем бишенче тапкыр йөккә узуым. Беренче елны бик җиңел генә авырга калдым. Тик бала төште. Нарасый сөю теләге көчле иде. Тик бер-бер артлы тагын ике йөклелегем өзелде. Аннан соң тагын ун ел балага уза алмый йөрдем. 2015 елда кабат шатлыклы вакыйга - тест йөкле булуымны күрсәтте. Тик бала үле туды. Монысын ничек тә саклап каласы иде инде".

Гөлнара ике көн тулгак белән яфаланды. Йөклелек 29 атналык кына. Шуңа да табиблар мөмкин кадәр бала озаграк үссен дип, аңа тулгакны туктата торган уколлар кадап торды. Тик туарга ниятләгән җан иясен якты дөньяга килүдән туктатып буламы инде? Нәтиҗәдә, кесерево юлы белән Гөлнара 1 кило да 300 граммлы кыз тапты. Баласы тууның икенче көнендә үк безнең палатага кабат керде. Əйтерсең лә ике көн тулгак ачыларын кичермәгән дә. Йөзендә нур балкый. Җитлекмичә, бик кечкенә генә туган баласын кеше итү, аякка бастыру өчен күп көч түгәргә кирәк булуы да аны һич кенә дә куркытмый. Чөнки ул - әни! Бу бәхетне авырлыклар гына караңгылата ала ди мени?!

Бала һәркемгә дә тәтеми...

Кызганыч, бала тудыру йортыннан һәр ана да нарасые белән чыкмый. Кайбер очракларда балалар карында чакта үләргә яисә туып, берничә сәгать яшәүгә бу дөньядан китәргә мөмкин.

... Гөлназны хастаханәгә Баулы табиблары җибәргән иде. Палаталар тулы булганлыктан, бала тудыру йортында беренче төнебез дә аның белән коридорда узды. Шунда таныштык та. Кечкенә генә буйлы, кара туткыллы, озын толымлы бу ханым өченче тапкыр ана булырга җыенган. Əмма аның һәм баласының резуз-факторлары туры килми. Казанга ул кан салдыру өчен килгән. Тик Казан табиблары да аңа өмет бирми. Эшләп карарга була, әмма без Ходай түгел ди, алар. Нәтиҗәдә, Гөлназ биредә бер атна чамасы ятты. Ире балага кан салу өчен Баулыдан кадәр донорлар алып килде. Тик баланы саклап кала алмадылар... 

 17 ел көткән бәхет

 Арчадан бу хастаханәгә җибәрелгән Алсуның бәхете икеләтә - чөнки ул игезәк малайлар тапты. 

- Моны без 17 ел көттек. Йөрмәгән табиб калмады. Түккән акчабызны санамыйм да инде. Эко юлы белән йөккә уздым. 300 мең сумнан артык акча киткәндер. Анализлары гына да күпме тора бит! Улларым сау-сәламәт, Аллага шөкер! Шуңа да моңа кадәр булган борчулар онытылды инде, - ди яшь ана. 

 Сүз уңаеннан, малайларның берсе 1 кило да 700 грамм, икенчесе 2 кило да 100 грамм булып туган. 

 Язмамда шул ук Арчадан булган Ләйсәнне искә алмый булдыра алмыйм. Аның очрагы да бик үзенчәлекле һәм гыйбрәтле. 

Ләйсәннең 5 яшьлек кызы бар. Беренче йөклелеге бик җиңел узган. Кызларына энекәш алып кайтырга уйлаганнар. Тик бу юлы организм баланы "кире кага": аналыгы тулысынча ачылган һәм аны кабул иткән табиб аңа балагыз төшәчәк, дигән. Әмма икенче бер яшь табибә Ләйсәнне алып калган. Хәзер аның йөклелеге 24 атналык. Шуның 5сен ул кроватьта ятып уздырган иде. Бала азмы-күпме җитлексен өчен кимендә 30 атнага кадәр ятарга кирәк аңа...

 Кемгә тансык, кемгә артык

 Кызганыч, кемдер еллар буе бала сөяргә тилмереп яшәгәндә, икенче берәүләр өчен ул артык йөк булып тора. 

 Мондый очракларны мин киноларда гына күргәнем бар иде. Тормышта беренче тапкыр очрашкач, үземә дә кыен булып китте. 
.
...Хастаханәдән чыгарга әзерләнгән көн. Бөтен оешмалардагы кебек, монда да кәгазь боткасы. Мин дә документларны җыеп, мине караган табиблар белән хушлашып йөрим. Шунда бер "ана" белән очрашырга туры килде. Ул да минем кебек үк өенә кайтырга җыена иде. 

Шәфкать туташының:

- Яхшылап уйладыгызмы, үкенмәячәксезме? - дигән сүзе мине аптырашта калдырды. Баксаң, әлеге яшь кенә ханым сау-сәламәт баласын биредә калдырып чыгарга ниятләгән. Һәм шулай эшләде дә...

"Бар ягы да сәламәт булган баланы бүген үк дүрт куллап гаиләгә алачаклар. Андыйларга чират бик зур", - диләр шәфкать туташлары. Кем өчендер алтын бәясе торган бала икенчеләргә бөтенләй дә кирәкми... 

P.S. Текстта геройларның исемнәре үзгәртелеп бирелде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100