Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бар акчаны эшләп бетереп булмый»: Гүзәл Уразованы балаларын айга бер күрүдә гаепләгәннәр

news_top_970_100
«Бар акчаны эшләп бетереп булмый»: Гүзәл Уразованы балаларын айга бер күрүдә гаепләгәннәр
"Татар-информ" архивы

Гүзәл Уразованың гастрольләре дәвам итә. Ул 1 айдан соң кечкенә кызы белән очрашу һәм сагыну мизгелләре видеосын социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйган.

«Сагынышканбыз. Кояшым минем. Менә, кызым, сиңа курчаклы букет. 1 ай күрешмәгән идек, кызым үсеп киткән, үзгәргән», – дип ярата җырчы кечкенә кызын.

«Шулай берәр-икешәр ай йөрсәгез, кызыгыз онытып та бетерер әти-әнисе барлыгын, акча эшлим дип инде», – дип, беренчеләрдән булып язган берәү. Аңа башкалар да кушылган, кемдер әлеге комментарий авторы яклы, ә кемдер җырчыны яклап чыккан.

«Бар акчаны эшләп бетереп булмый», «Вахтовиклар», «Ул яраткан эше белән шөгыльләнә, ул – аның таланты һәм иҗаты. Бер урында утыручылар иртәгә гаиләсе тук булсын дип эшләүчеләрне аңламый», – дип яза халык.

«Бик җылы видео», «Җимеш сагынган», «Күңелгә тия торган видео», «Карап кына торасы килә ана белән балага», «Ул – балаларын яратучы ана. Юк-бар сүз язмагыз», «Әнисен шундый сагынган» дигән матур комментарийлар да җитәрлек.

«Ана назы күрми үсә бит инде ул артист балалары. Нишләтәсең эшләре шул булгач»;

«Нинди усал, көнче кешеләр яза. Гүзәл бит балаларын ташлап калдырмаган, алар караулы»;

«Барыбыз да үткән инде ул бала калдыруны. Балалар бакчасы булмагач, авылда калдыра идек. Ана кешенең язмышы шулай инде. Балалар өчен дип акча эшлибез»;

«Акча кирәк, әмма балалар әти-әни җылысын тоя алмый»;

«Айга бер тапкыр әти-әнисен күргән балалар, көн дә сөеп торган балаларга караганда тәүфыйклырак булып үсә әле. Әти-әниләрен көтеп алалар», – дип тә үзара язышкан видеоны караучылар.

«Кызыгыз сөйләшә башладымы? Илдар, Ариана әлегә дәшми, дигән иде», – дип кызыксынучыга: «Үз телендә» дип җавап биргән җырчы. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100