Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Банктан 25 миллион сум урлаган Луиза Хәйруллинаның ире баштагы күрсәтмәләреннән баш тарткан

Банктан 25 миллион сум урлаган Луиза Хәйруллинаның ире баштагы күрсәтмәләреннән баш тарткан

news_top_970_100
Банктан 25 миллион сум урлаган Луиза Хәйруллинаның ире баштагы күрсәтмәләреннән баш тарткан
27 май көнне Башкортстанның Салават шәһәрендә банкта эшләүче Луиза Хәйруллина банк кассасыннан 25 миллион сум алып чыгып киткән иде. Шуннан соң ул гаиләсе белән юк булды. Күптән түгел хатынны Казанда тоткарладылар.

Луиза акчаны комарлы уеннар белән мавыгучы ире аркасында урлаган булып чыкты. 25 миллион сум акчаны да ире уйнап бетергәне ачыкланды.

Луиза Хәйруллина хәзер сак астында. Ә менә моңарчы "мин ул акчаны уйнап бетердем, гафу итегез" дип сөйләгән ире Марат Хәйруллин күрсәтмәләреннән баш тарткан.

Бүген ул, хатынын гына гаепләп, ул акчаны үзе генә урлады, акчаның кайда яшерелгәнен белмим, дип күрсәтмә биргән. Бу хакта Башкортстан матбугат чаралары яза.

Марат Хәйруллин моңарчы булган версияне хатынын яклаган адвокатлар уйлап чыгарды дип белдергән. Һәм моңарчы биргән күрсәтмәләре, хәтта Первый каналда сөйләгән сүзләре өчен гафу үтенгән.

"Мин тамашачылар алдында гафу үтенәм. Мине Первый каналга хатынымны яклаган адвокатлар барырга мәҗбүр итте. Алар миңа хокукый җаваплылыкны аңлатмады. Мин аларның сүзен сөйләдем", - дигән ул бүген.

Марат хатынына акча урларга булышмавын әйткән, акчаның кайда икәнен белмим дип белдергән. 

Марат белән Луизаның ике баласы - 12 яшьлек Регина һәм 8 яшьлек Елена хәзерге вакытта Салават шәһәрендә бабалары Рамил Муллахмәтов белән яши. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100