Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Банктан 23 миллион сум урлаган кассир хатын иреккә чыккан, ул колониядә дә утырмаган

news_top_970_100
Банктан 23 миллион сум урлаган кассир хатын иреккә чыккан, ул колониядә дә утырмаган
Фото: © Анна Григорьеваның "ВКонтакте"дагы сәхифәсеннән

Красноярск краеның Ачинск шәһәрендә яшәүче Анна Григорьева банкта кассир булып эшләгән. 2021 елда ул 23 миллион сум акча урлаган. Җинаять кылынганнан соң 4 көн үткәч, банк хезмәткәрләре акча югалуын аңлаганнар. Акча белән бергә Анна да югалган. Ул акылдан язуы һәм аңа янаулары турында берничә хат язып калдырган.

Берничә көннән соң кассир полициягә үзе килгән, ул үз гаебен таныган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, хатын-кыз элек тә банктан акча үзләштергән, ул чын купюраларны уенчык акчалар белән алмаштырган. Ләкин башка хезмәткәрләр акчаларның ясалма булуларын аңламаганнар.

Урланган миллионнарны хатын комарлы уеннар белән мавыккан ире белән бергә бурычларын каплауга сарыф иткән, шулай ук букмекерлык контораларында ставкалар ясаганнар. Ир белән хатын урланган акчага матур яшәгән: брендлы киемнәр, гаджетлар, автомобильләр сатып алганнар, күңел ачканнар. «Матур тормышка» җинаятьчеләр 16 миллион сумга якын акча сарыф иткән, 2 миллионны кире кайтарганнар. Ир белән хатынның 6,6 миллион сумлык милегенә арест салынган.

2023 елның 26 маенда Анна Григорьева 6 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Хатынның ире Денис та, урлауга өндәгән өчен, 6 ел ала.

Анна 869 көн рәшәткә артында утыра, әмма ул хәтта колониягә дә эләкмәгән. Ул һәрвакыт Тикшерү изоляторында (СИЗО) була, чөнки тагын бер җинаять эше буенча шаһит була (бу эш банктан акча урлауга кагылмый).

Тикшерү изоляторыннан Анна 2024 елның 3 маенда чыккан, дип яза «Вологда-поиск.ру». Шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итү турындагы үтенечне суд канәгатьләндергән, чөнки хөкем ителгән хатын үзен тәртипле тоткан, билгеләнгән 6 еллык җәзаның яртысын үтәгән (СИЗОда уздырган бер көн – көн ярым вакыт дип исәпләнә). Карак хатын, иреккә чыккач, үзенә эш тә тапкан.

Аның ире Денис 6 еллык җәзасын ирегеннән мәхрүм итү урыннарында үтәвен дәвам итә. Ул шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итүләрен сорамаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100