Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Банкта бурычларны түләтү бүлегендә эшләү гөнаһ буламы?

Риба нигезендә төзелгән килешүләр Коръәндә тыелган.

news_top_970_100
Банкта бурычларны түләтү бүлегендә эшләү гөнаһ буламы?
https://pixabay.com/

Җаваплар Диния нәзарәте сайтында чыгып бара.

"Әссәламү галәйкүм! Аңлатма биреп үтә алмассызмы, мөслимәгә банкта эшләргә ярыймы һәм анда бурычларны түләтү белән шөгыльләнергә, дөресрәге, хезмәткәрләрне моңа өйрәтергә мөмкинме?", - дип сорый бер кеше.

Мөселманның бурычлы кеше белән үз-үзен тоту кагыйдәләре «Әл-Бәкара» (Сыер) сүрәсенең 280-нче аятендә әйтелгән.

«Әгәр (бурычлы) авыр хәлдә булса, аның хәле җиңеләйгәнче көтү (кирәк). (Тарлыкта яшәгән кешеләрдән алачагыгызның бөтенен яки бер өлешен) Гафу итсәгез, сезнең өчен яхшырак. Әгәр сез (бурычны кичерүнең сезгә нинди зур савап китерәчәген) белсәгез иде!»

Әлеге аятьтән аңлашылганча, кичектерү — бурычлы белән үзара хезмәттәшлекнең иң кулай ысулы. Шуңа күрә бурычны түләтү процессы мәҗбүри характерда була алмый. Моннан тыш, банклардагы барлык бурыч йөкләмәләре — риба нигезендә төзелгән килешүләр, ә бу исә Коръәндә тыелган. Мондый төр бурычларны түләтүдә теләсә нинди төр ярдәм — үзенә күрә золым (рәхимсезлек һәм гаделсезлек). Шуңа күрә, акча эшләүнең мондый төре бик шикле, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100