
Россиядә банкоматлардан акча алуга чикләү быелның 1 сентябреннән гамәлгә керә, һәм бу чикләү кеше мошенниклар йогынтысында акча алырга тырышкан очракларга гына кагылачак. Бу хакта Россия Банкы Телеграм-каналында хәбәр итә, дип яза РИА «Новости».
1 июньнән Россиядә гражданнарны мошенниклардан саклауга юнәлгән яңа закон гамәлгә керә. Банкоматлардан акча алуның шикле булуын банклар тикшерә башлый. Законда күрсәтелгәнчә, бу чара соңрак – 1 сентябрьдән гамәлгә керә.
«Банкоматлардан акча алуга чикләү 1 июньнән керә, дигән мәгълүмат дөрес түгел», – дип хәбәр итә банк.
Үзәк Банк хәбәр иткәнчә, банклар һәм банк эшчәнлеге турында законга кертелгән яңа маддәләр финанс оешмаларын банкоматлар аркылы акча биргәндә антифрод-чаралар, ягъни, клиентларны мошенниклык очракларыннан саклау чаралар күрергә мәҗбүр итәчәк. Әгәр банк клиентның җинаятьчеләр йогынтысында акча алырга тырышуын ачыклый икән, акча бирүне 48 сәгатькә чикләргә тиеш була – 1 тәүлеккә 50 мең сумнан да күбрәк акча ала алмаячак. Шул ук вакытта банк клиентка мондый чикләүнең сәбәпләре турында хәбәр итәргә тиеш була.
«Бу вакыт эчендә мошенниклар йогынтысында булган кеше акылына килергә һәм акча алудан һәм соңыннан аны җинаятьчеләргә тапшырудан баш тартырга мөмкин. Россия Банкы клиентның ирекле ризалыгыннан башка акча бирү билгеләрен билгеләячәк һәм аларны сайтка урнаштырачак», – дип аңлаттылар Үзәк банкта.
Бу яңалык 2025 елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк һәм теләсә нинди түләү, шул исәптән кредит карталарыннан акча алганда да кулланылачак. Шул ук вакытта, чикләү гамәлдә булганда, кирәк очракта, кеше паспортын яки шәхесен ачыклый торган башка документ ярдәмендә банк бүлекчәсендә акча алырга мөмкин, диделәр банкта.