news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Банкомат «басучы» маймылны видеога төшереп алганнар

Кызыклы вакыйга Һиндстанда булган.

news_top
Банкомат «басучы» маймылны видеога төшереп алганнар
https://pixabay.com/

Һиндстанның Нью-Дели шәһәрендә бер банкоматны ватканнар. Әлеге хәлне видеокүзәтү камерасы төшереп торган. Бу кадрлар «Вести» каналы сайтында чыкты.

Банкоматка һөҗүм итүләре билгеле булгач, урынга полиция килеп җиткән. Алар ботарлап ташланган аппаратны тапкан. Шуннан соң видеокүзәтү камераларын караганнар.

Кадрлардан күренгәнчә, җинаятьче маймыл булып чыккан. Дүрт куллы хайван башта павильондагы себерке белән уйнап йөри. Аннары «банк басарга» карар кыла. Ул банкоматны ачу җаен таба.

Җинаятьче маймыл үзе полиция килгәнче качып өлгерә. Ул акчаларны урлап тормаган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар