Росфинмониторинг Финанс министрлыгы тәкъдим иткән инициативаны хуплады: гражданнар өчен банкоматлар аша «наличка» акча кертенү айга 1 миллион сум белән чикләргә тәкъдим ителә. Ведомство фикеренчә, бу җинаятьчел керемнәрне «юу»га каршы көрәшергә ярдәм итәчәк. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Росфинмониторинг РБКга аңлатканча, әлеге чара Илкүләм хәвефләрне бәяләүдә ачыкланган схемаларга каршы юнәлдерелгән. Җинаятьчеләр еш кына акчаларны легальләштерү өчен чит кешеләр исеменә ачылган банк счетларын куллана. Банкоматлар аша бу счетларга килеп чыгышы билгесез булган акчалар күпләп кертелә.
«Банкоматлар аша счетны тулыландыруга лимит кертү әлеге хәвефләрне киметүгә ярдәм итә ала», – дип билгеләделәр ведомствода.
Банклар һәм клиентлар өчен нәрсә үзгәрәчәк?
Банк хезмәткәрләренә «Керемнәрне легальләштерүгә каршы тору турында...»гы закон кысаларында тикшерү өчен өстәмә нигез була. Зур суммалар керткәндә, алар клиенттан акчаның законлы килеп чыгышын раслаучы документлар таләп итә алачак.
Хәзерге вакытта мондый чикләүләр юк, һәм закон проектына аңлатма язуында әйтелгәнчә, бу «килеп чыгышы билгесез булган акчаларны әйләнешкә кертергә мөмкинлек бирә».
«Банклар һәм банк эшчәнлеге турында»гы законга төзәтмәләр кертүче закон проекты Финанс министрлыгы тарафыннан әзерләнгән һәм гыйнвар уртасында Үзәк банкка һәм Росфинмониторингка килештерү өчен җибәрелгән, диелә хәбәрдә.