Үзәк банк гражданнарга аларның кертемнәрендәге акчалар белән берни дә булмаячагын аңлатты, чөнки соңгы арада «заморозка вкладов» дигән хәбәрләр таратыла. Кешеләр борчыла башлаган. Үзәк банк кертемнәрне «катыру» – әйләнештән вакытлыча төшереп калдырып торуның мөмкин хәл булмавын аңлатты, дип яза «База» телеграм-каналы.
1) Кертемнәрне «катыру» идеясе – абсурд. Әгәр кертемнәр «катырылса», гражданнарга һәм бизнеска үз акчалары белән эш итү мөмкинлеге чикләнсә, беркем дә акчаны банкларда тотарга әзер булмаячак. Бу – шунда ук банкларның икътисадны кредитлау мөмкинлеген бетерәчәк.
2) Кертемнәрдәге акчаларны әйләнештән вакытлыча төшереп калдырып тору инфляция белән көрәшергә берничек тә ярдәм итми. Югары ставкалар булганда кешеләргә вкладларда акча эшләү отышлы, ә кредит алу отышлы түгел, шуңа күрә алар вакытлыча кредитлар җәлеп итүне һәм эре сатып алуларны кичектереп торалар. Нәтиҗәдә товарларга һәм хезмәтләргә ихтыяҗ кими, ә инфляция акрыная. Әгәр кертемнәрне «катырсаң», кешеләр банкларга ышанычын озакка югалтачак. Үз акчаларын депозитларда урнаштыруны дәвам итү урынына, аларны күчемсез милеккә салырга һәм озак файдаланыла торган товарларга тота башлаячак. Ә бу – бәяләр үсешенә китерәчәк.
3) Алга таба гиперинфляция көтелсә, депозитларны базарга чыгару мөмкин түгел – Үзәк банк ставканы төшермәячәк һәм мондый агымны китереп чыгаруга сәбәп ясамаячак. Гражданнарның депозитларда акча тупларга әзер булуы төп ставка күләменә һәм көтелгән инфляциягә турыдан-туры бәйле. Үзәк банк, инфляция кимүгә инангач кына, икътисадта ставкаларны акрынлап киметәчәк.
4) Банклар кертемнәр буенча процентларны үзләре кредит бирүдән алган керемнәр исәбеннән түли. Хәзер банк счетларында һәм депозитларында гражданнар һәм компанияләр 121 триллион сум саклый. Бу акчалар белән банклар 126 триллион сумлык кредитлар портфелен финанслый.
5) Дәүләт кертемнәрдән акчаны икътисадны финанслау өчен алмаячак. Бу акча болай да икътисадта эшли. Компанияләр һәм гражданнар депозитларга салган акчалардан банклар кредитларны финанслый. Моңа ипотека кредитлары, куллану кредитлары, кредит карталары керә.