Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Банкир Роберт Мусин эше: акча кая киткән?

«Татфондбанк»ның элеккеге башлыгына карата кузгатылган җинаять эшенең эчтәлеге җәмәгатьчелеккә бәян ителде. Тикшерү барышында зыян күләме 11 мәртәбә артты, географиясе Россия чикләреннән чыкты.

news_top_970_100
Банкир Роберт Мусин эше: акча кая киткән?
«Татфондбанк»ның элеккеге башлыгы Роберт Мусинга карата кузгатылган, бөтен илдә киң яңгыраш алган җинаять эшенең асылы игълан ителде. Казанның Идел буе районы суды, Мусинны сак астында тоту вакытын озайтуны дәлилләгәндә, җинаять эшенең моңарчы билгеле булмаган мәгълүматлары өскә калыкты. Аерым алганда, тагын 7 җинаять эше кузгатылуы билгеле булды, Россия Банкына килгән зыянның күләме исә 11 тапкыр артып (ул башта 3 миллиард сум иде), 35,5 миллиард сумга җитте. Моннан тыш, зыян күрүчеләрнең исемлеге дә киңәйде – АСВ һәм ТФБ үзе дә өстәлде.

Идел буе районы судында ачык утырышта җинаять эшен тикшерүчеләрнең «Татфондбанк»ның элеккеге башлыгы Роберт Мусинны сак астында тотуны озайту турындагы үтенече каралды. Гадәттә, тикшерүче судта үз эше хакында бик теләп сөйли. Әмма бу юлы суд залында процесста катнашучыларга башка күзлектән карарга мөмкинлек бирә торган бөтенләй яңа мәгълүмат китерелде.


Оффшорлар һәм акча үзләштерү

Хокук саклау органнары кайбер чит ил фирмаларының документларын кулга төшергән. Мусин, хатыны һәм балигъ булмаган кызының салым түләмәс өчен чит илләрдә теркәлгән компанияләр - оффшорларга катнашы барлыгы ачыкланган. 

- Компанияләр Кипр Республикасында, Бермуд утрауларында һәм Люксембургта теркәлгән. Документларга үткәрелгән анализ гаепләнүче Мусинның, аның хатыны һәм балигъ булмаган кызының оффшор юрисдикцияләрендә теркәлгән юридик затлар белән идарә итүгә һәм эшчәнлеккә турыдан-туры катнашы булуын күрсәтте, - диде тикшерүче Игорь Мухин.

Фирмаларны – акча үзләштерүдә, Мусиннар гаиләсен исә әлеге процесста катнашы булуда шикләнәләр. Хәзерге вакытта Швейцария хокук саклау органнары, астыртын эшләрдә шикләнеп, бер фирманың счетына (аның суммасы 3 миллиардтан да артып китә) арест салган.

«Татфондбанк»тагы кризис вакытында Мусин кайда булган?

«Мусин эше» кысаларында чит ил фирмасына караган шәхси очкычка арест салынган. Бу фирма хуҗасының Россия Банкын залоглар белән төп башына утыртуда катнашы барлыгына шикләнәләр. Фирма «Татфондбанк» белән бәйләнештә була.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, Мусин 2015-2017 елларда чит илгә кимендә 36 мәртәбә чыккан. ТФБ кредиторлары таләпләрен канәгатьләндерүгә мораторий керткәннән соң да ике тапкыр чит илдә булган.

Мораторий гамәлдә булган чорда, лицензия алынганчыга кадәр арест салынган самолет Греция, Әзербайҗан, Франция, Израиль, Италия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Бөекбритания кебек илләргә 15 рейс ясый. Шул сәбәпле, Роберт Мусинга карата чик кую чарасы үзгәртелсә, ул чит илдә качып ятарга мөмкин дип фаразлый тикшерүчеләр. Алар Мусин шәхси авиация, коры җир һәм су транспортыннан да файдалану мөмкинлегенә ия дип саный. Аерым алганда, банкның элеккеге башлыгына караган яки аңа мөнәсәбәте булган кайбер суднолар океанны портка кермичә дә кичәргә сәләтле.

Лондонга яшәргә дә китә алган булыр иде

Тикшерүче Мухин процесс барышында Роберт Мусин Англия гражданлыгын да алган булыр иде дигән фаразын җиткерде.

- Ачык мәгълүматлар нигезендә, Израиль һәм Бөекбритания белән экстрадиция турында килешү имзаланмаган. Кайбер чит ил юрисдикцияләреннән кешеләрне экстрадицияләүдә кыенлыклар килеп туа. Әйтик, Бөекбританиядә икътисадка инвестицияләр кертсәң, шул илнең гражданлыгын алу мөмкинлеге бар, - дип ассызыклады Игорь Мухин.

Бөекбритания икътисадына 2 миллион фунт стерлинг кертеп, өч елга Берләшкән корольлек инвестор визасын алырга, шуннан соң аны тагын ике елга озайтырга мөмкин, алтынчы елда инде шул илнең гражданины булачаксың. Мусинның өч елда алган кереме 5 миллион фунт стерлингтан артып киткән, ул аннан файдалана алган булыр иде.

Дөрес, тикшерүченең чыгышында Мусинның бу юнәлештә ниндидер адымнар ясаганмы-юкмы икәнлеге аңлашылмады.

Тикшерүчеләр фикеренчә, Роберт Мусин Хөкүмәттә эшләгән чагында ук урнаштырган элемтәләреннән актив файдаланган. Моннан тыш, күпьеллык «шикле» эшчәнлек нәтиҗәсендә әлеге эштә катнашу ихтималы булган кайбер юридик фирмаларның ябылуы, кабат ачылуы, бүләк ителү, сатылуы һәм сатып алынуы тикшерү эшен кыенлаштыра. Бер сүз белән әйткәндә, компанияләрнең документлары даими рәвештә үзгәреп тора.


Яклаучылар теләкләренә ирешмәде

Тикшерүче шулай ук судка эш материалларына «Татфондбанк»ның 10 миллиард сум күләмендәге залог милкен читкә чыгару билгеләре табылуы турындагы 13 рапортны да теркәүне сорады.

Тагын шуны да өстәргә кирәк: Мусин һәм аның гаиләсенең рәсми кереме соңгы өч елда 434 миллион сумнан да артып киткән – тикшерүчеләр бер генә счетта да әлеге акчаларны тапмаган.

Яклаучы як тикшерүчеләрнең дәлилләрен кире кагарга тырышса да, суд, үз чиратында, алар белән килешмәде һәм Роберт Мусинны сак астында тоту вакытын озайтты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100