news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Банк карточкасы кесәңдә булса, акчасын урлый алалармы?

Сорауга Казан шәһәре җинаятьләрне ачу бүлегенең мошенникларны ачыклау бүлекчәсендә вакытлыча башлык урынбарасын башкаручы Раил Куряков җавап бирә:

news_top
Банк карточкасы кесәңдә булса, акчасын урлый алалармы?
– Хәзерге банк карталары 1000 сумга кадәр акча алганда, пин-код сорамый. Шуңа күрә мошенниклар арасында яңа төр ысул формалашып килә. Бәхеткә, Казанда әлегә андый очраклар күзәтелмәде, әмма башка шәһәрләрдә инде мошенниклыкның бу төре теркәлде. Без кибеттә түли торган аппаратны алдакчылар кулында да йөртергә мөмкин. Әгәр кеше банк картасын кесәсенә салып йөри икән, аеруча да бу җәмәгать транспортларында куркыныч, мошенник, кешенең янына килеп, 1000 сумга кадәр акчаны салдырып алырга мөмкин. Шул уңайдан кисәтәсе килә: банк карталарын ераккарак – акча янчыгына, сумкага куярга кирәк. Әлеге аппарат белән алар аша үтеп, акча урлап булмаячак.***Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар