Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Банк картасының пин-кодын әйттерү өчен бер егетне вәхшиләрчә җәзалаганнар

Чит шәһәргә килгән егетне өч ир-ат кыйнаган һәм суга тончыктырып үтергән.

news_top_970_100
Банк картасының пин-кодын әйттерү өчен бер егетне вәхшиләрчә җәзалаганнар

Магнитогорск шәһәрендә 22, 23 һәм 30 яшьлек өч ир-атка карата җинаять эшен суд караган. Аларны 26 яшьлек ир-атны кыйнап үтерүдә, талауда гаеплиләр. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы Чиләбе прокуратурасына сылтама белән хәбәр итте.

Май аенда Магнитогорскидагы бер фатирда 26 яшьлек егет өч ир-ат белән табын корып утыра. Башкортстаннан килгән әлеге ир-атның акчасы булуын табындашлары белеп ала. Бераз салып утыргач, акчалы егетне кыйный башлыйлар. Аңа үтерү белән яныйлар. Банк картларыннан пин-кодларны әйтүне таләп итәләр. Кыйналган ир-ат пин-кодларын әйтми. Аның банк карталарын һәм телефонын талап алалар. Карта хисабында 110 мең сум чамасы акча була.

Кирәкле мәгълүматны әйттерә алмагач, җинаятьчеләр бу кешене елга буена алып китә. Шунда кабат кыйныйлар. Типкәли торгач, егет аңын югалта. Җинаятьчеләр бу кешене суга сала һәм батырып тора.

«Суд карары буенча, җинаятьчеләрнең икесен 17 елга каты режимлы колониягә озаталар. Өченче кыйнаучы 19 елга махсус режимлы колониягә китә. Ул шартлы рәвештә алдан иреккә чыгу хокукыннан мәхрүм ителде», — дигәннәр күзәтчелек ведомствосында.

Мораль зыян китергән өчен, җинаятьчеләрнең һәрберсе зыян күрүче якка миллион сум түләргә тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100