Банк картасын фотога төшереп, телефоннан җибәрсәң, акчаны ничек урлыйлар?
Мошенниклар карта мәгълүматларын урлый торган тагын бер җинаять төре ачыкланган.

Банк карталары булган кешеләр аларның фотоларын мессенджерларда бер-берсенә җибәрә. Һәм бу мәгълүматларның мошенниклар кулына эләгүенә сәбәп була. Бу хакта Сбербанк идарәсе рәисе урынбасары Станислав Кузнецовка сылтама белән РИА Новости яза.
Күпләр мошенникларны банк картасы номерларын интернетның «күләгә» сегментында гына кулга төшерә дип саный. Әмма бу алай түгел.
Станислав Кузнецов әйтүенчә, интернетның «күләгә» сегментында пин-кодлар һәм CVC-кодларны табу авыр булса да, карталарның номерларын кулга төшерү бик җиңел. «Әгәр картагызны фотога төшереп кемгә булса да җибәрәсез икән, бу да мәгълүмат тарату инде», — диде Кузнецов.
Хәтта мошенниклар кулында булган бик аз гына мәгълүмат та социаль инженерия алымнары ярдәмендә потенциаль корбанның «телен ачар» өчен җитәрлек булырга мөмкин. Кагыйдә буларак, моның өчен бары тик исем-фамилия һәм кешенең телефон номеры да җитә.