Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бананнан туңдырма (рецепт)

Артык өлгергән бананны ашарга өлгермисез, әрәм итәсегез килми икән, чистартып һәм турап туңдыргычка куегыз. Теләсә кайсы вакытта туңдырма ясый аласыз. Рецепты да бик гади.

news_top_970_100
Бананнан туңдырма (рецепт)
Туңдырма өчен: 1 банан, 1 чәй кашыгы какао, 100 грамм сөт, шоколад.

Бананнар өлгереп беткән булса яхшырак, чөнки алар баллырак була. Туңдыргычтан алынган бананга какао, сөт кушып блендер белән болгатырга һәм 10 минутка туңдыргычка куярга.
Аннары савытка салырга, өстенә шоколад уарга, җиләк-җимеш белән бизәргә мөмкин. Әгәр сез эри башлаган туңдырма яратасыз икән, туңдыргычка куеп тормагыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100