Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Банан - үсемлекме яки агачмы, җиләкме яки җимешме?

Банан — борынгы азык культураларының берсе.

news_top_970_100
Банан - үсемлекме яки агачмы, җиләкме яки җимешме?
https://pixabay.com

Мультфильмнарда бананны пальма агачында үсә дип күрсәтәләр. Чынлыкта исә банан — үсемлек. «Банан агачы» дисәләр дә, чынлыкта ул «банан чирәме». Бу турыда фактлар сайтында язылган.

«Банан чирәме» зур яфраклар бәйләме, аның эчендә кәүсәсе бар. Кәүсә очында чәчәк ата һәм бананнар барлыкка килә.

 Ботаника ягыннан килгәндә, банан җимеш түгел. Ул күп орлыклы һәм калын кабыклы җиләк. Фәнни яктан караганда, юка кабыклы, сусыл эчле һәм орлыклары булган әйбер җиләк дип атала. Бананның орлыгы юк, ләкин кыргый бананда кара орлыклар була, шуңа күрә бананны җиләк дип билгелиләр.

Банан — борынгы азык культураларының берсе, аның туган ягы Малайзия дип санала. Аны башта Һиндстанга, аннары Африкага һәм Европага алып китәләр. «Банан» гарәпчәдән «бармак» дип тәрҗемә ителә. Аның 500ләп сорты бар. Бананны чи килеш тә, кыздырып, киптереп, консервалап та ашыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100