Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Банан кабыгының супер файдасы бар! Чүп түгел – ташламагыз!

news_top_970_100
Банан кабыгының супер файдасы бар! Чүп түгел – ташламагыз!
Фото: © "Татар-информ"

«Банан кабыгы – алтын бәясендә: мин аны хуҗалыкта кулланам – чүп түгел, ә чын бриллиант», – дип язалар Самара хәбәрләре сайтында.

Банан кабыгын чыгарып ташларга ашыкмагыз: ул сезнең йортта, бакчада һәм хәтта аптечкада универсаль ярдәмче була ала. Аның 5 көтелмәгән һәм файдалы куллану юллары турында белмәгәнсездер әле!

Могҗиза-ашлама

Банан кабыгын киптереп, ваклап, чүлмәктәге гөлләргә яки рассада утыртканда түтәлдәге тишемнәргә өстәргә була. Банан кабыгы калий, магний һәм фосфорга бай, алар үсемлекләрнең үсеше һәм күпләп чәчәк атуы өчен кирәк. Моннан тыш, кабыкның исе кайбер зарарлы бөҗәкләрне куып җибәрә.

Табигый полироль

Банан кабыгының эчке ягы белән агач мебельне, күннән ясалган әйберләрне һәм көмеш предметларны чистартып, яңартып була. Аннары өслекне коры, йомшак салфетка белән сөртегез.

Өйдә косметика ясыйбыз

Банан кабыгының эчке ягы белән битне сөртегез. Аеруча кызарган, ялкынсынган, бетчәле яки җыерчыклы урыннарга игътибар итегез. 10-15 минут тотыгыз. Кабык тирене дымландырырга, йомшартырга, ялкынсынуларны киметергә, пигмент тапларын ачыгайтырга, йөзне нурландырып җибәрергә ярдәм итәр.

Яралар һәм күгәргән урыннарга беренче ярдәм

Суытылган банан кабыгын кояшта пешкән урыннарга яки күгәргән урыннарга куеп торсаң, кызаруларны киметергә, тирене тынычландырырга һәм авыртуларны җиңеләйтергә ярдәм итә.

Күзләргә файдасы

Суытылган банан кабыгын арыган, шешкән яки кызарган күз кабакларына куеп торырга була. 10-15 минут тотыгыз. Бу – аруны киметергә, шешенүне һәм кызаруларны бетерергә ярдәм итәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100