news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Банан белән каймактан суфле

Сабада яшәүче Исмегөл ападан суфле рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Банан белән каймактан суфле
Ингредиентлар: 20 г желатин, бераз су, 500 г кибет каймак, 0,5 стакан шикәр комы, төрле җиләк-җимеш.

Желатинны әз генә салкын суда жебетергә, төерләре беткәнче болгатырга. 

Желатин җебеп беткәч, 0,5 ст кайнаган су салып, бераз кайнау рәвеше килгәнче генә жылытып алырга.

Желатин суынгач, каймак белән шикәр комын бергә болгатырга, бераз банан турап салырга һәм суыткычка куярга. Банан урынына туңдыргычта булган төрле җиләкләр салырга була.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар