Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балыктан кайтып килгәндә, ике олы кеше һәм өч бала утырган машина суда баткан

Гаилә кич белән елга аша кайтырга җыенуын әйтеп шалтыраткан булган.

news_top_970_100
Балыктан кайтып килгәндә, ике олы кеше һәм өч бала утырган машина суда баткан

Приморье өлкәсендә Раздольная елгасында автомобиль суга баткан, аның эчендә биш кешелек гаилә булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

9 март иртәсендә Приморьеның социаль челтәрләрендә «Ниссан Датсун» машинасы фотолары тарала. «Кичә Тавричанкадан балык тотудан кайтмадылар. Белүчеләр булса, языгыз», диелә әлеге фото янындагы текстта.

«Вести: Приморье» хәбәрчесе игълан авторы белән телефон аша элемтәгә чыга. Язма авторы югалган гаиләнең танышы булып чыга. Ул машина эчендә биш кешелек гаилә булуын әйтә. Ир белән хатын, алар белән өч бала — икесе үзләренеке, берсе туганнарының баласы була. Гаилә соңгы тапкыр кичке алтыда элемтәгә чыга. Алар Суйфун/Раздольная елгасы аша кайтырга җыенуларын әйтә.

Югалган баланың атасы 9 мартта иртән полициягә гариза яза. Хәзер туганнары фаҗига ихтималы булган урынга киткән.

Уссурийск шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгы ике олы кеше һәм өч бала югалу турында гариза килүен сөйли. Бу кешеләр барысы бергә Nissan Datsun машинасына утырып Уссурийск шәһәреннән Тавричанка бистәсе ягына таба киткән. Алар балыкка барган һәм әйләнеп кайтмаган. Соңрак машинаның суга төшеп батуы ачыкланган. Урынга тикшерүчеләр киткән.

9 мартта Суйфун елгасы буенда кеше мәете табылган. Аннан читтәрәк суның ачык урыны булган. Шаһитлар су астына машина төшеп киткән дип фаразлый. Тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Приморье өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, Алексей исемле гаилә башлыгы хатыны, улын һәм кызын, абыйсының кызын алып балыкка бара. Кич белән алар кайтмагач, Алексейның абыйсы чаң суга башлый. 

«Машинадагы балалар 2006, 2007 һәм 2012 елларда туган», дип сөйләгән бу гаиләнең танышы. 

9 мартта фаҗига урыныннан видео барлыкка килә. Ярда табылган хатын-кыз мәете Алексейның хатыны дип фаразлыйлар. 

«Комсомольская правда» чыганагы белешмәсе буенча, балаларның мәетләрен судан чыгарганнар. Алексейның үзен машинада да, якында да тапмаганнар. Аны эзләү дәвам итә, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100