Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балыктан кабымлык-рулет

Балыктан кабымлык-рулет рецептын тәкъдим итәбез. Җайлы һәм тиз эшләнә.

news_top_970_100
Балыктан кабымлык-рулет
Кабымлык өчен: 150 г җиңелчә тозланган кызыл балык (семга, форель, сөләйман балыгы), 120-150 грамм эремчекле сыр, 1 уртача зурлыктагы кыяр, 1 ләвәш, яшел тәмләткечләр.

Эш тәртибе: ләвәшкә эремчекле сыр ягарга. Балыкны нечкә итеп кисәкләп турап, сыр өстенә салырга. Кыярның кабыгын әрчеп, нечкә итеп турап, балык өстенә салырга.

Ләвәшне рулет сыман итеп төреп, полиэтилен пакетка салып, 30 минутка суыткычка куярга.

Аннары 1 см телемнәргә турап, тәлинкәгә тезәргә.

Өстен яшел тәмләткечләр белән бизәргә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100