news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балыкта нинди зыянлы матдәләр була?

Балыкта терекөмеш тупланырга мөмкин.

news_top
Балыкта нинди зыянлы матдәләр була?

Балык бик файдалы ризык булып саналса да, аның составында зыянлы матдәләр булуы ихтимал. Бу турыда табиб-эндокринолог, табиб-диетолог Оксана Михалева «Прайм» агентлыгына сөйләгән.

Табиб сүзләренчә, балыкта терекөмеш тупланырга мөмкин. Ул скумбрия, зур күзле тунец, марлин балыкларында күбрәк, камбала, сөләйман балык, керкә, диңгез алабугасында күбрәк җыела. Балыкта кадмий, кургаш тупланырга мөмкин, ди табиб.

Башка күрсәткечләр буенча, балык тоту яки үрчетү, саклау һәм күчереп йөртү кагыйдәләре үтәлгән булса, ул куркыныч түгел, ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар