Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балыкны пешергәндә кайнар суга салыргамы, салкын сугамы?

Балыкның күзләрен һәм саңакларын алып ташларга онытмагыз.

news_top_970_100
Балыкны пешергәндә кайнар суга салыргамы, салкын сугамы?
Владимир Васильев

Шулпа яки кисәкләрен аерым пешерергә теләгән очракларда, балыкны төрлечә әзерлиләр. Бу турыда «АиФ» сайтында язылган.

Балык шулпасы кирәк булса, балыкны салкын суга салып пешерәләр. Тәмле шулпа булсын өчен, балык филесын түгел, балык сөякләрен, вак-төяк балыкларны кулланалар. Судак, сазан кебек зур балыкларны да алырга була.

Вак балыкларның эчен алып тормасаң да була. Күзләрен һәм саңакларын гына кисеп ташлагыз. Шулпа өчен балык башларын куллансагыз да, саңакларын белән күзен алып атарга онытмагыз.

Балык сөякләрен, вак балыкларны марляга төреп, суга салып пешерегез, юкса шулпа болганчык булыр.

Әзер балыкны салкын сулы кәстрүлгә салырга, уртача зурлыктагы утка куярга, кайнатып чыгарырга, күбеген алырга, утны кысып, 40 минут чамасы кайнатырга. Петрушка тамыры, укроп ботаклары, суган, кишер, чили борычы да салып җибәрергә була. Күбеген алгалап торыгыз.

Пешеп җиткәч, балыкны һәм башка яшелчәләрне шулпадан алыгыз, шулпаны сөзегез, тоз салыгыз һәм кирәгенчә кулланыгыз.

Балыкны аерым ашар өчен пешерсәгез, аны кайнар суга салыгыз, ләкин су кайнап тормасын. Су яки шулпаны кайнатып чыгаргач кына балыкны салыгыз. Зур булмаган кисәкләр кайнар суда 5 минутта пешеп чыга. Аннары тагын 1 минут пешсен дә утны сүндерегез. Балык ите кайнар шулпада пешеп бетәчәк.

Балыкны сөякле килеш кисәкләп, яки бөтен килеш пешерәсе булса да шулпа кайнап тормасын, сүрән утта балык таралмаслык итеп акрын гына пешерегез. Балык кисәкләре 10-15 минутта, уртача үлчәмле балык түше 15-25 минутта пешә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100