Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балыклы «киш» рецепты

news_top_970_100
Балыклы «киш» рецепты
Фото: Freepik.com

Француз кухнясында өсте ачык пирогны «киш» дип атыйлар.

Киш-пирогны төрле эчлек – балык, ит, яшелчә һәм җиләк-җимеш белән дә, баллы итеп тә пешерергә мөмкин, дип яза «Атна вакыйгалары» газетасы.

Камыр өчен кирәк: 210 г он, 110 г ак май, 1/3 чәй кашыгы шикәр комы, 1/3 чәй кашыгы тоз, 1 йомырка.

Балыклы эчлек өчен кирәк: 300 г кызыл балык (форель яки сөләйман балыгы һ.б.), 150 г брокколи кәбестәсе, 100 г гөмбә.

Соус өчен кирәк: 100 г сыр, 3 йомырка, 200 мл каймак (20 процентлы), тәменчә тоз һәм борыч.

Онга ак май кушып бутарга. Уалып торган әлеге массага йомырка, тоз һәм шикәр өстәп, камыр басарга. Әзер камырны пакетка салып, ярты сәгатькә суыткычка куярга.

Эчлек өчен балыкны кылчыкларыннан чистартырга, шакмаклап турарга, тоз һәм борыч сибәргә. Брокколи кәбестәсен, кечкенә өлешләргә бүлеп, 1-2 минут суда пешерергә һәм саркытырга. Гөмбәне табада кыздырырга.

Камырны кул белән генә баскалап табага җәяргә, ян-якларын бераз күтәртергә, чәнечке белән тишкәләп чыгарга. Һәм 15 минутка гына газ миченә куеп алырга. Аннары өстенә балык, брокколи кәбестәсе һәм гөмбәләрне аралаштырып тезәргә.

Аерым савытта соус ясарга: сырны угычтан уып, йомырка, сөт өсте, тоз һәм борыч салып бутарга. Шушы соусны пирогка – балык һәм яшелчәләр өстенә агызырга.

Киш-пирогны газ мичендә 180 градуста 45 минут тирәсе пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100