"Балыклы күл" салаты
"Вконтакте" социаль челтәрендәге "Татар ашлары" төркеменнән "Балыклы күл" салаты рецептын тәкъдим итәбез.
Чистартылган тозлы сельд балыгын ваклап турарга, 2 алма, пешкән 2 кишер, пешкән бер чөгендер, пешкән 2 бәрәңге, 1 тозлы кыярны турап кушарга да, майонез салып яхшылап болгатырга.