Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатыны һәм балалары белән балыкка килгән әти кешене ток сугып үтергән

news_top_970_100
Хатыны һәм балалары белән балыкка килгән әти кешене ток сугып үтергән
https://pixabay.com/

Уралда балык тотучы ир-ат кармагы белән электр линиясенә эләккән һәм аны ток сугып үтергән. Бу турыда «Вести» каналы Россия Тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

36 яшьлек ир-ат 23 майда Түбән Тагил шәһәре янында һәлак булган. Ир-ат сулыкка балык тотарга килә. Ул балык тоту җайланмаларын чыгара, 5 метр озынлыктагы кармагын селтәп җибәрә һәм электр тапшыру линиясенә тиеп китә. Ир-ат ток сугудан шунда ук һәлак була.

Ул балыкка хатыны һәм балалары белән килгән булуы билгеле. Фаҗига вакытында әти кеше гаиләсеннән читтәрәк була. Тавыш ишеткәч, алар йөгереп килә, тик әтиләренә ярдәм итә алмыйлар.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100