Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балыкчы хатын: «Бер-бер артлы уналты чуртан чыгардым»

Алексеевскида яшәүче Людмила Федоровага 71 яшь, ләкин ул өйдә ямансулап утырырга җыенмый.

news_top_970_100
Балыкчы хатын: «Бер-бер артлы уналты чуртан чыгардым»
Фото: © https://alekseyevsk.ru

Көн саен балыкка йөри

Людмила Александровна Федорованың бу мавыгуы мәктәптә укыган чагыннан башланган. Ул балык тоту белән хирыслана башлаган, шуннан бирле кармагын онытканы да юк. Җәен ул балыкны ярдан кармакка һәм спиннингка тотса, кышын бозга чыгып китә икән.

Людмила Александровнаның кыйммәтле җайланмалары юк. Балалар чанасына тимер чиләк куеп, арматура, кечкенә кармагы һәм җиме белән балыкка бара ул. Шулай итеп үзенә ләззәт ала. «Балык тотуны бик яратам. Бервакыт бер куыштан 16 чуртан тоттым. Боз өстенә килгәч, олырак яшьтәге бер балыкчы миңа: «Утыр монда, мин кичә монда балык тоттым», – диде. Ә үзе башка чокырчыкка барып утырды. Боз астында су 10 сантиметрлап кына иде. Мин утыруга, чиртә башлады. Чуртан тартып чыгардым. Бер-бер артлы уналтыны чыгардым. Ул балыкчы: «Монда нәрсәгә утырттым моны», – дип уйлагандыр инде. Ул үзе ике генә балык чыгарды», – дип сөйли Людмила Федорова.

Гадәттә, ул үзе чокырчыклар ясап йөрми, чөнки кул боравы бик уңайлы түгел икән. Ул башка балыкчылар калдырган чокырчыкларны эзләп, аларны лом белән чистарта. Шулай озак еллар балык тота. Ешрак аңа чуртан, судак, алабуга балыклары эләгүен әйтә. Балык тотуын гаилә һәм эше белән бергә үреп, уңышлы алып бара. 2 баласы, 3 оныгы, 2 оныкчыгы, үз бакчасы, йорты да бар. Бөтен хезмәтен «Россгострах»тагы эшкә багышлаган. Хәзер лаеклы ялда.

Фото: © «Заря» сайты

Җәйге көннәрдә иртәдән йорты һәм бакчасы белән шөгыльләнә, ә төштән соң елгага балык тотарга бара. Бәхеткә, елгадан ерак яшәми. Башка балыкчылар энергиясе белән шаккатырган бу ханымга күптән игътибар иткән. 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан һәвәскәр балык тотучылар төркеме, Казан кунагы Евгений белән кушылып, балыкчы ханымга бүләк әзерләргә уйлаганнар. Алар аңа балыкчылар өчен боз чанасы, электр боравы, утыргыч әзерләгән. Җылы йон носкилар һәм чәчәкләрдә бүләк иткәннәр. Ир-атлар, балыкчыны эзләп, бүләкләр күтәреп, боз өстенә чыккан. Аны табып, сатып алынган барлык әйберләрне тапшырганнар. Людмила Федорова бик гаҗәпләнеп, юмартлыкларына шаккатып, аларга рәхмәтләр укыган. Бүләкләрне бик ошатып, шул ук көнне яңа җайланмаларны эштә кулланып караган.

Заря (Таң)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100