Социаль челтәрләрдә балыкчы фотосы чыкты. Фотода ир-ат, тоткан балыкларын тезеп, хатынының исемен язган һәм йөрәк ясап куйган.
«Ирем җибәрде, 15 ел бергә», – дип язган, күңеле булып, балыкчының хатыны.
«Кызганыч, мин Лена түгел», – дип көнләшеп куйган берәү.
«Балыкка җибәргән, кармак белән көймә алырга рөхсәт иткән өчен инде бу», – дип тә комментарий калдырганнар.