Балыкчы пенсионер, иптәшенең көмешкәсен урлап, утрауга качкан
Минзәлә районындагы Ык елгасында өч көн элек югалган 60 яшьлек балыкчыны, Яр Чаллы шәһәренең № 6 эзләү отряды хезмәткәрләре утрауда тапканнар дип, хәбәр итә Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәте. Бу хакта Кazanfirst сайты яза.
15 сентябрьдә пенсионер үзенең танышы белән балык тотарга дип, Түбән Кама сусаклагычының сул кушылдыгындагы утрауга килә. Монда килеп урнашкач, алар спиртлы эчемлекләр эчәләр. Иртәнге 3-4 сәгатьләр тирәсендә аларның берсе үзе белән термоска кайнар чәй һәм 1,5 литр самогон алып резин көймәдә йөзеп китә. Иптәше уянгач, аны эзли, ләкин файдасыз. Шундагы балыкчылардан көймә сорап бара. Анда телефоннан югалган танышына шалтырата, ләкин аның телефоны сүнгән була.
17 сентярбь көнне ул "112" хезмәтенә шалтырата һәм булган хәл турында хәбәр итә. Шул ук көнне коткаручылар елганы һәм сигез утрауны карап чыгалар - нәтиҗәсе булмый. Эзләүләрне караңгы төшкәч туктаталар. 18 ендә яңадан эзли башлыйлар һәм 15:30 сәгатьтә пенсионерны табалар - ул бер утрауда ял итеп яткан булып чыга. Ул, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә, табиблар ярдәменә мохтаҗ түгелмен, дип, белдерә. Коткаручылар аны ярга алып чыгалар һәм аннан такси белән өенә озаталар.