Бурятиядә балыкчы ир-атны 10 мең Вт зурыктагы ток суккан. Бу турыда SHOT телеграм-каналы яза.
Фаҗига Селенгинский районында Темник елгасы буенда була.
Һәвәскәр балыкчы 66 яшьлек юбилеен бәйрәм итәргә елга буена бара. Пенсионер 7 метрлы кармагын салганда артык кизәнеп җибәрә һәм электр тапшыру линиясенә кагыла. Бу линия аша электр энегиясе Монголиягә тапшырыла. Бик каты ток сугудан ир-ат аңын югалтып егыла.
Балыкчының тәненең 70 проценты пешкән, хәзер аның гомерен саклап калу өчен табиблар көрәшә, диелә хәбәрдә.