news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балык тотучы ир-атны хатыны каршында яшен сугып үтергән

news_top

Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче ир-атны яшен сугып үтергән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 30 майда көндезге бер тирәсендә Богородский районында Сартаковский тимер юл күпере янында Ока елгасында була. Биредә 42 яшьлек ир-ат хатыны белән балык тота. Шуннан соң ул көймә двигателен кабызып җибәрә. Берничә минуттан көймәгә яшен суга.

Моторны кул белән тотып тора торган ир-ат шунда ук һәлак була. Хатыны үзе ярга чыга, аңа зыян килми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар