Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балык тоту ятьмәсе 35 яшьлек ир-атның үлеменә сәбәпче булган

Актаныш районы Карт авылыннан ерак түгел бер буада фаҗига була. Балыкчы көймәсендә әйләнеп каплана, балык тоту ятьмәсенә чорналып баткан, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт идарәсе матбугат хезмәтендә.

news_top_970_100
Балык тоту ятьмәсе 35 яшьлек ир-атның үлеменә сәбәпче булган

Кичә иртән ашыгыч хезмәтләрне чакыру буенча 112 номерына, Карт авылыннан ерак түгел бер буада кеше гәүдәсе табылуы турында хәбәр итәләр. Әйтелгән урынга килгән 103 нче коткару бүлеге хезмәткәрләре судан Карт авылында яшәгән 35 яшьлек ир-атның гәүдәсен чыгара һәм Актаныш Үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренә тапшыра.

Якынча мәгълүматларга караганда, алдагы көнне кичен ир резин көймәдә балык тоту ятьмәсе белән балык тоткан. Берзаман көймә әйләнеп каплана, балыкчы ятьмәгә чорнала һәм батып үлә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100