news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балык тотабыз: июльдә яхшы чиртә торган балыклар, шәп җим, файда-зыян һәм уха рецепты

Июль ахыры – җәйнең иң кызыклы чорларының берсе, балык тоту өчен аеруча уңышлы вакыт. Сулыклар җылынып бетә, балык активлаша, ләкин шул ук вакытта җимне сайлап кына каба.

news_top
Балык тотабыз: июльдә яхшы чиртә торган балыклар, шәп җим, файда-зыян һәм уха рецепты
Фото: © «Татар-информ»

Бу чорда балыкларның үзенчәлекләрен белү, дөрес җиһазлар һәм җим сайлау өчен киңәшләр «Краснокамские зори» сайтында чыкты.

Июль ахырында нинди балык чиртә?

Чуртан (щука) – иртән һәм кич актив рәвештә ауга чыга. Камышлыкта, агач корылмалары тирәсендә, күләгә төшкән урыннарда очрый.

Алабуга (окунь) – көн дәвамында яхшы чиртә. Су төбе тигез булмаган урыннарда, куаклар һәм камышлар янында булырга ярата.

Корбан балыгы (лещ) – кич һәм төнлә активлаша. Аны тирәнлектә, чокырларда, су баскан агачлар янында эзләгез.

Кәрәкә (карась) – ул гел чиртә, ләкин сабырлык һәм җим кирәк. Тыныч, камыш баскан, төбе ләмле булган сулыкларда яши.

Чабак (плотва) – көн дәвамында актив. Аны агымлы, суүсемле урыннарда очратырга була.

Карабалык (линь) – җылы яратучы балык, июль ахыры – аны тоту өчен иң яхшы вакыт. Камыш арасында, агач ботаклары янында, ләмле урыннарда яши.

Җәен (сом) – төнге ерткыч. Кич һәм төнге сәгатьләрдә төптә тота торган җайланмалар белән аулыйлар.

Июль ахырында нәрсә белән тотарга?

Чуртан – воблерлар, калкавычлы блесналар, вертушкалар, шулай ук тере җим кулланыла.

Алабуга – воблерлар, вертушкалар, силиконнан эшләнгән җимнәр, тере җим белән тоталар.

Корбан балыгы – төптә тота торган җайланма (донка) белән, җимнәр ярдәмендә тоталар. Җим: озынборын личинкасы (мотыль), суалчан, опарыш, кукуруз, борчак.

Кәрәкә – калкавычлы яки төптә тота торган җайланма белән, җим кирәк. Җимнәр: суалчан, озынборын личинкасы, опарыш, манный ярмасы, камыр.

Чабак – калкавычлы кармак белән, җим кулланып. Җим: озынборын личинкасы, суалчан, камыр, манный, солы ярмасы.

Карабалык – төптә тота торган җайланма яки калкавычлы кармак белән. Җимнәр: озыборын личинкасы, опарыш, суалчан, манный, солы ярмалары.

Җәен – төптә тота торган җайланма белән, тере җим – бака, суалчан, балык кисәге кулланыла.

Июль ахырында балык тоту өчен киңәшләр

Вакытны дөрес сайлагыз – иртәнге һәм кичке вакыт – иң яхшысы.

Җим кулланыгыз – балыкны үз яныгызга җыярга ярдәм итә.

Маскировка – балык сак була, артык шауламагыз, табигатькә яраклы кием киегез.

Һава торышын күзәтегез – кояшлы көнне балык төпкәрәк китә, болытлы көнне – өскәрәк чыга.

Җимне алыштырып карагыз – бер җимгә капмый икән, икенчесен кулланып карагыз.

Балыкчы әдәбен онытмагыз – табигатьне саклагыз, вак балыкны кире җибәрегез.

Кагыйдәләрне өйрәнегез – сезнең төбәктә гамәлдә булган балык тоту кагыйдәләрен үтәгез.

Балык тотарга җыенсагыз, безнең төбәктә балык тоту кагыйдәләре белән танышып алу хәерле булыр. Рәсми белешмә Татарстан Республикасының Биологик рерурслар буенча дәүләт комитеты сайтында бар.

Июль ахырында балык тоту – җәйнең чын рәхәте. Әгәр дә сез табигатькә сакчыл карыйсыз, җиһазларыгызны дөрес сайлыйсыз икән – уңыш сезне озак көттермәс!

«Балыкчылар көне – бөтен халык бәйрәме»

13 июльдә Балыкчылар көнен бәйрәм итәләр. Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Федор Батков шул уңайдан котлаган иде.

«Балыкчы көне, һич арттырусыз, бөтен халык бәйрәменә әверелгән һөнәри бәйрәмнәр рәтенә керә. Аны тармакның һөнәр ияләре дә, һәвәскәрләр дә билгеләп үтә. Бәйрәмнең яшь чикләүләре дә юк. Бүген исә күп кенә хатын-кызлар да балык тоту белән мавыга. Еш кына балык тоту белән шөгыльләнүче тулы бер гаиләләрне күрергә була, бу – бик сөендерә!

Балык тоту ул – һөнәр, спорт яки хобби гына түгел. Бу – күңелнең аерым халәте. Бу көнне әлеге тармакка күп елларын багышлаган, балыкчылык традицияләрен саклаган һәм тәҗрибәсен яшь буынга тапшырган кешеләргә аерым рәхмәт әйтәсе килә. Үз эшенә тугры булуыгыз һәм фидакарь хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.

Хөрмәтле балыкчылар, балыкчылык хуҗалыгы һәм балыкчылык сәнәгате тармагы вәкилләре һәм ветераннары, сезгә мул балык эләгүен, ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге телим! Кәсебегез табыш китерсен, ә кармак белән балык тоту рәхәтлек бирсен! Әйдәгез, табигать байлыкларына сак карыйк, киләчәк буыннар да балык тоту белән шөгыльләнсен һәм диңгез һәм елга нигъмәтләреннән ләззәт алсын», – диде ул.

Фото: © https://ojm.tatarstan.ru/

«Ылыс арасында маймычлар туа»

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Балык – булсын» («Рыбе – быть») акциясе кысаларында балыклар өчен чын «балалар бакчасы» ясаган. Алар Тәтеш районыда Идел елгасы яр буе зонасында ылыслы ботаклардан 1600 м ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырганнар. Биредә балык барлык яшь чорын узачак – уылдыктан алып мөстәкыйль яши башлаганчыга кадәр.

Уылдык чәчү урыннарын кору эшләре су биоресурсларының тулы бер буынын саклап калырга ярдәм итә. Балыклар анда бик теләп уылдык салалар, диелә комитет хәбәрендә.

Елга балыгы – организм өчен файдалы, чөнки ул җиңел үзләштерелә торган аксым, В төркеме витаминнары, шулай ук А һәм Е витаминнары, кальций, тимер, фосфор, магний, селен һәм цинк кебек минералларга бай. Моннан тыш, кайбер елга балыкларында файдалы күптөйемсез май кислоталары да булырга мөмкин. Әмма елга балыгы кайбер микроэлементлар – мәсәлән, йод һәм фтор – ягыннан диңгез балыгыннан калыша, өстәвенә, паразитлар йоктыру куркынычы да бар, шуңа күрә ул җентекле термик эшкәртүне таләп итә.

Елга балыгының файдасы, үзенчәлекләре, киңәш-тәкъдимнәр интернетта ачык мәгълүмат чыганакларында бар. Шуларны да игътибарга алу хәерле.

Елга балыгының файдасы

Аксым чыганагы: елга балыгы – туклыклы аксым чыганагы. Ул организм тукымаларын яңарту һәм үстерү өчен кирәк.

Витаминнар һәм минераллар: елга балыгы В төркеме витаминнарына, А һәм Е витаминнарына бай, шулай ук анда кальций, тимер, фосфор, магний, селен һәм цинк кебек организм өчен мөһим минераллар да бар. Бу матдәләр сөякләр, нерв системасы, иммунитет һәм башка функцияләр өчен мөһим.

Политуендырылган май кислоталары: кайбер елга балыкларында йөрәк һәм баш мие сәламәтлегенә уңай йогынты ясый торган файдалы май кислоталары да бар.

Җиңел үзләштерелә: елга балыгындагы аксым җиңел үзләштерелә, шуңа күрә ул ашкайнату белән проблемалары булган кешеләр өчен дә яраклы.

Елга балыгының үзенчәлекләре

Паразитлар йоктыру куркынычы бар: диңгез балыгыннан аермалы буларак, елга балыгы паразитлар йөртүче булырга мөмкин, шуңа күрә аны җентекләп термик эшкәртү мөһим.

Йод һәм фтор аз булу: елга балыгында, гадәттә, диңгез балыгына караганда, йод һәм фтор кебек элементлар азрак.

Елга балыгын яратучыларга киңәшләр

Яхшылап термик эшкәртегез: паразитлардан саклану өчен, елга балыгын яхшылап пешерергә, кыздырырга, мичтә яки парда әзерләргә кирәк.

Туклануда төрлелек: барлык файдалы матдәләрне алу өчен, рационга елга балыгы белән беррәттән диңгез балыгын да кертергә кирәк.

Яхшы сыйфатлы балык сайлау: тикшерелгән сулыкларда тотылган, яки ныклап туңдырылган балыкны сайлагыз.

Табиб белән киңәшләшү: әгәр сездә нинди дә булса авырулар яки туклануда чикләүләр бар икән, балык куллану турында табиб яки диетолог белән киңәшләшү зарур.

Эчке органнары белән бергә тозланган балыкны ашарга ярыймы?

Шул хакта шәригать ягыннан җавапны Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты матбугат хезмәте сайтында язалар.

«Хәләл» комитеты ачыклык керткәнчә, эчке органнарын алмыйча гына тозлаган балыкны ашарга ярый. Тик бер шарт белән: ашар алдыннан балыкның эчен чистартырга кирәк.

«Бу – хәнәфи мәзһәбе галимнәре фикеренә туры килә. Балыкның эчке органнары аның итенә йогынты ясамый. Шуңа күрә балык үзе чиста була, һәм аны ашау рөхсәт ителә», – диелә хәбәрдә.

Уха рецепты

Бу – бик тиз әзерләнә торган һәм гаҗәеп хуш исле аш. Аеруча ул яңа гына тотылган елга балыгыннан тәмле килеп чыга.

Кирәк

  • Бәрәңге – 4-5 данә
  • Кишер – 1 данә
  • Суган – 2 данә
  • Су – 2½-3 литр
  • Тоз – 1½ аш кашыгы
  • Вак елга балыгы – 500 г
  • Кара борыч (бөтен бөртекле) – 8-10 данә
  • Лавр яфрагы – 2-3 данә
  • Сарымсак – 5-7 тырнак
  • Яшел тәмләткечләр – теләк буенча

Пешерү тәртибе

  1. Бәрәңге һәм кишерне зур яки уртача шакмаклап турагыз, суганны вак итеп турагыз.
  2. Кайнар суга яшелчәләрне салыгыз, тоз өстәгез һәм якынча 15 минут кайнатыгыз.
  3. Балыкны чистартыгыз, эчке органнарын һәм саңакларын алыгыз.
  4. Кәстрүлгә балыкны, кара борыч бөртекләрен һәм лавр яфракларын өстәгез. Кайнап чыкканнан соң күбеген алыгыз һәм, капкачын капламыйча, 7-10 минут тирәсе сүлпән утта пешерегез.
  5. Вакланган сарымсак һәм яшел тәмләткечләр өстәгез, болгатыгыз һәм уттан алыгыз.
  6. Ашны каплап, 10-15 минут төнәтеп торыгыз.

Аш әзер! Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар