news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балык таякчыкларының нинди зыяны бар?

Ярымфабрикатларны җитештерү атмосферага зыян сала.

news_top
Балык таякчыкларының нинди зыяны бар?
pixabay.com

Калифорния университеты галимнәре балык таякчыкларының һәм ясалма кысла ите — суриминың зыянын атады. Алар атмосфераның иң нык пычрану чыганагы булып тора. Бу хакта lenta.ru сайты яза.

Тикшеренүчеләр мәгълүматларына караганда, тирә-юньгә мондый тәэсир аларның җитештерү процессы белән бәйле. Экологиягә иң зур зыянны контейнеровоз-суднолар китерә. Алар тотылган балыкны заводларга илтү өчен кулланыла. Ә соңыннан бу заводларда шушы ярымфабрикатлар ясала.

Галимнәр ачыклаганча, күпчелек җитештерүчеләр экономия ясарга теләп, балыкларны ташыганда сыйфатсыз һәм арзанлы ягулык файдалана. Нәтиҗәдә атмосферага бик зур күләмдә зарарлы матдәләр, аерым алганда, күкерт диоксиды бүленеп чыга. Ул һаваны иң нык пычратучы булып тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар