Балык шулпасы (уха) рецепты
«Татар халык ашлары» китабыннан балык шулпасы (уха) рецепты тәкъдим итәбез.
Кирәкле ингредиентлар: балык – 700 г, бәрәңге – 300–400 г, башлы суган – 100 г, кишер – 70 г, йомырка – 1–2 данә, дәфнә яфрагы – 2–3 данә, тәменчә тоз, борыч, яшел тәмләткечләр.
Эш барышы: Чистартылган, 5–8 см киңлектә туралган балыкны (рәсемдә судак), тоз, борыч сибеп, салкын суга салып, плитәгә куябыз.
Пешкән балыкны тишекле чүмеч белән алабыз. Шулпаны сөзеп, эре итеп туралган бәрәңге, ярым боҗралап туралган суган һәм майда кыздырылган кишер салып, ашны өлгертәбез. Пешеп җиткәндә генә дәфнә яфрагы салабыз.
Кылчыгыннан аерылган балык белән тугланган йомырканы шулпага салып, кайнатып чыгарабыз. Болай эшләгәндә, балык шулпасы туклыклырак һәм балалар өчен куркынычсызрак була.
Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.