news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балык шулпасы (уха) рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан балык шулпасы (уха) рецепты тәкъдим итәбез.

news_top
Балык шулпасы (уха) рецепты
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: балык – 700 г, бәрәңге – 300–400 г, башлы суган – 100 г, кишер – 70 г, йомырка – 1–2 данә, дәфнә яфрагы – 2–3 данә, тәменчә тоз, борыч, яшел тәмләткечләр.

Эш барышы: Чистартылган, 5–8 см киңлектә туралган балыкны (рәсемдә судак), тоз, борыч сибеп, салкын суга салып, плитәгә куябыз.

Пешкән балыкны тишекле чүмеч белән алабыз. Шулпаны сөзеп, эре итеп туралган бәрәңге, ярым боҗралап туралган суган һәм майда кыздырылган кишер салып, ашны өлгертәбез. Пешеп җиткәндә генә дәфнә яфрагы салабыз.

Кылчыгыннан аерылган балык бе­лән тугланган йомырканы шулпага салып, кайнатып чыгарабыз. Болай эшләгәндә, балык шулпасы туклыклырак һәм балалар өчен куркынычсызрак була.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар