Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балык пирогы

Гөлүсә Рәхмәтуллинадан балык пирогын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Балык пирогы

Камыр очен: 2 чүмеч су, 1 чүмеч сыек май, 1 чәй калагы тоз, 1/2 аш кашыгы шикәр комы, чеметеп кенә чүпрә, чамалап он. 

Чүпрә салгач, бераз – 2-3 минут тотабыз да, йомшак кына камыр басып, җылы урынга күпертергә куябыз. 

Эчлек өчен: 3 сайра балыгы консервасы, ярты стакан дөгене (сага булса яхшырак, тәмлерәк) суда бүрттерергә, 2-3 баш суганны һәм бераз гына кишерне майда тәменчә тоз салып кыздырырга. Камыр күпереп менгәч майлы табага җәяргә, балык, суган, дөге салып пирог ясарга.

Бу күләмдәге камырдан һәм эчлектән ике пирог чыга. Кайнар мичтә 200-250 градуста йөзе килгәнче тотарга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100