Балык коймагы
"Әгерҗе хәбәрләре" газетасыннан балык коймагы рецептын тәкъдим итәбез.
400 грамм чамасы теләсә кайсы балыкның эчен чистартып, башын кисәбез дә, тиресен салдырып, сөяген алабыз.
Филесен һәм 1-2 баш суганны иттарткыч аша чыгарабыз да, шуңа ике йомырка сытып, 3-4 кашык он кушып, яхшылап болгатабыз. Теләгән кеше вак итеп туралган укроп та өсти ала. Бу масса коймак камыры кебек булырга тиеш. Аны майлы табада коймак кебек ике катлап кыздырабыз.