news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балык исеннән ничек котылырга?

news_top
Балык исеннән ничек котылырга?
Салават Камалетдинов

Суыткычта, кулларда, духовкада балык исен бетерү ысуллары киңәшләр сайтында чыкты.

Балык суыткычта озак торса, исе кала. Шуңа күрә суыткычны сөртеп алу өчен ике стакан суга биш аша кашыгы аш серкәсе кушып болгатыгыз. Шушы эремә белән суыткычны сөртеп алыгыз. Аннары җилләтергә онытмагыз.

Кулдагы балык исен бетерү өчен, башта сабын белән юыгыз. Аннары лимон кисәге алып, согын кулга сылагыз, бераз торып торыгыз һәм юыгыз.

Балык пешергәч, духовкадагы исне бетерү өчен башта юыгыз, аннары аш серкәсе эремәсе белән сөртегез. Аннары җилләтегез.

Балыкны фольгага төреп пешерү хәерле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар