news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балык Бистәсендәге авылда яшәүче ир-ат ут капкан йортка үрмәләп кереп, күршесен коткарган

news_top
Балык Бистәсендәге авылда яшәүче ир-ат ут капкан йортка үрмәләп кереп, күршесен коткарган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Балык Бистәсенең Корноухово авылында кичә кичке сигезләр тирәсендә янгын була. 62 яшьлек инвалид хатын яши торган бер катлы агач йортка ут каба. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр иткәннәр.

Урынга килгән коткаручылар утны тиз арада сүндерә. Аннары хуҗа хатынны күршедә яшәүче ир-ат коткаруы ачыклана.

50 яшьлек Олег Уваров кич белән өенә кайтып барганда, күршедәге йортның алдагы ике тәрәзәсеннән ялкын чыгуын күреп ала. Ул янгын сүндерүчеләрне чакыра, ә үзе ут капкан өйгә чаба. Ул өйдә 2нче төркем инвалид хатын булуын белә.

Олег өй ишеген ачкач, кара куе төтен чыга, берни күренми. Олег куркып калмый, үрмәләп кереп, авыру хатынны уттан алып чыга.

Янгын электр җиһазларын дөрес кулланмау аркасында килеп чыккан, дип фаразлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар