news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балык Бистәсендә челтәр үрүче Рәмзия апа: «1878 елгы Казан өлгесе белән калфак ясыйбыз»

Рәмзия Фәттахова – Балык Бистәсендә челтәр бәйләү һөнәрчелеген торгызган кеше. Аның тырышлыгы белән күп кенә хатын-кызлар челтәр бәйләргә өйрәнгән. Бүгенге көндә ул төбәгенә күн эшләнмәләрен җитештерү һөнәрчелеген дә кайтарырга җыена. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, Рәмзия ханым искиткеч эшләр башкара.

news_top
Балык Бистәсендә челтәр үрүче Рәмзия апа: «1878 елгы Казан өлгесе белән калфак ясыйбыз»
Фото: "Интертат", Милена Новикова

Балык Бистәсе районында җияк (коклюшкалар) белән челтәр бәйләүче осталар бар. Әлеге борынгы һөнәрне бу районда 2009 елда Рәмзия Фәттахова торгыза башлый һәм «Яңарыш» («Возрождение») дип аталган студия ача. 2021 елда «Интертат» журналисты әлеге студиянең эшчәнлеге белән танышып кайткан булган. Янәдән Балык Бистәсе осталары янына юл тоттык.

«Машинам аякларым алып бара алмаган җирләремә алып бара, Аллаһка шөкер»

Бу юлы Рәмзия Фәттахова белән генә очраштык. Ул безне туган авылы Олы Елгага чакырды. Ике катлы таш бина – авыл мәдәният йорты янына килеп туктадык. Монда Рәмзия апаның үз бүлмәсе бар. «Килеп җиттек», – дип хәбәр салгач, ул каршы алырга чыкты. Рәмзия апаның эштән соң кайтып җиткән мәле иде. Үзе Балык Бистәсенең район мәдәният йортында эшли. Ике араны җиңел машинасында уза. Рәмзия Фәттахова 25 ел машина йөртә икән инде.

Машинада йөрү кирәк булды. Мөмкинлекләрем дә чикле бит инде минем. Ул вакытта миңа «Ока» машинасын бирделәр. Машина йөртү таныклыгын алу өчен укырга кирәк иде. Казанда укып, таныклык алдым. Шул «Ока»да йөрергә өйрәндем. Авырлыклары да булды инде. Бүгенге көндә өченче машинамны алыштырдым. Аякларым алып бара алмаган җирләремә машина алып бара, Аллаһка шөкер, – диде ул.

Рәмзия апа белән яңа гына капиталь ремонт булган мәдәният йорты бинасының икенче катына мендек. Матур, якты бүлмәгә кердек. Бу – Рәмзия Фәттахованың төрле һөнәрләргә өйрәтә торган студиясе. Бүлмә стеллажлар белән 2 өлешкә бүленгән. Аның бер ягында – осталар җияк белән челтәр үрергә, ә икенче ягында күн эшләнмәләрен ясарга өйрәнәчәк. Ахыргысы – студиянең яңа юнәлеше.

«Борынгы һөнәрне кайтару, үстерү өчен эшлибез»

Бераз гына тарихка тукталыйк. Рәмзия Фәттахова челтәр бәйләү һөнәренең Балык Бистәсендә ничек барлыкка килгәнен сөйләде:

– Күчеп килгән халык белән килгән бу һөнәрчелек. Алпавыт Данауровалар килеп урнашкач, монда шундый һөнәрчелек барлыгын күреп алганнар. Алпавыт хатыннар бу эшне кулларына алып, тагын да үстерергә уйлаганнар. Данауровалар рәсемне дә оста ясаганнар. Үзләренең рәсем ясау осталыкларын бергә кушып, матур челтәр эшләнмәләре тудырганнар.

Аршынлы челтәрләр белән аерылып торган безнең төбәк. Рәсемнәрендә дә үзенчәлеге булган. Күбрәк бездә насновкалар (калын итеп үрелгән фигура – авт.иск.), балык, яфрак сыман элементлар кулланылган һәм инде күбесенчә скань – калынрак җеп кушып, рәсемгә үрү. Ул рәсемгә рельефлылык өстәгән, акцент биргән.

Оста ханым үзе челтәр бәйләү һөнәрен югары уку йортында үзләштерә. Бу вакытта Балык Бистәсендә челтәр бәйләүче осталар булмый да инде:

– Мин 40 нчы һөнәр училищесында укыдым, күн эшләнмәләре буенча оста булып чыккан идем. Шуны укып бетергәннән соң, безгә мәдәният институтында яңа декоратив эшләнмәләр буенча кафедра ачылуы турында әйттеләр. Бөтен халык һөнәрләрен өйрәтә торган кафедра иде ул. 2000 елда, иң беренче студентлар булып, шунда кердек. Икенче курста шушы челтәр бәйләү һөнәрчелеген өйрәтә башладылар. Шунда безнең мөгаллимебез Альбина Петровна Балык Бистәсенең челтәрләре белән дан казанганы, эшләнмәләренең бик еракларга кадәр барып җиткәне турында сөйләде, кызыксыну уятты.

Университетта күн мозаикасын өйрәтү буенча укытырга калдым. Укып бетергәнемне район мәдәният йорты директоры белеп алып: «Рәмзия, син шушы һөнәрне үзләштергәнсең икән, шушы һөнәрне үзебезнең районда өйрәтеп җибәрсәк ничек булыр икән», – дип тәкъдим ясады. Мин әзрәк куркып та калдым. Аның кадәр тәҗрибәм дә булмагандыр. Студент вакытта алган белем генә бит инде, барыбер. Шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткәннәр икән, бәлки, килеп чыгар дип, алындым.

Район газетасына игълан бирдек. Шушы һөнәрне үзләштерергә теләгән хатын-кызлар җыелып, 2009 елда түгәрәгебезне ачып җибәрдек. Аңа «Яңарыш» дигән исем бирдек. Чөнки без үзебезнең югалып беткән һөнәребезне торгызу өчен эшли идек. Бу – чыннан да яңарыш иде.

2009 елда башлап йөргән хатын-кызларыбыз хәзергәчә шушы студиябезнең төп әгъзалары булып санала. Без алар белән төрле күргәзмәләрдә, район һәм республикакүләм үтә торган чараларда катнашабыз. Безне челтәрләребез, осталык дәресләре белән килүебезне сорыйлар, – дип сөйләде ул.

«Аллаһка шөкер, грант оттык»

Челтәр бәйләүчеләр түгәрәге Балык Бистәсе мәдәният йортында эшли башлый. Ләкин осталарның биредә махсус бүлмәләре булмый. 2022 елда Рәмзия Фәттахова челтәр бәйләү һөнәрен үстерү өчен грант ота. Шуннан соң туган авылында үз бүлмәсе барлыкка килә:

– Яңа килгән кешегә авыррак: кемдер кереп китә ул челтәр бәйләү эшенә, кемдер – юк. Әле генә килеп өйрәнә башлаган кеше өчен бөтен инструментларны алуы авыр да, кыйммәткә дә чыга. Әгәр дә шөгыльләнеп китми икән, алар аңа кирәк тә булмый.

Үзебезнең инструментларыбыз, җиһазларыбыз юк иде. Аллаһка шөкер, грантны оттык. Бөтен кирәк-яраклар: инә-җепләрдән алып җиһазларга, стеллажларга кадәр алынды, – диде ул.

«Челтәр үрү һөнәрен кулланып, калфаклар, изүләр ясый башладык»

Студиядә осталар җитештергән эшләнмәләр дә күрсәтелгән. Биредә якалар, салфеткалар, татар хатын-кызлары кия торган калфаклар, изүләр дә бар иде:

– Челтәр үрү – рус милләте һөнәрчелеге. Үзебезнең хатын-кызларыбыз челтәрдән үрелгән эшләнмәләр кирәк булуын әйттеләр. Һәм без, челтәр үрү һөнәрен кулланып, калфаклар, изүләр ясый башладык. Безнең татар хатын-кызлары да киеп йөри ала торган эшләр барлыкка килде. Калфаклар Казан калфагы өлгесе буенча эшләнелде. 1878 елда менә шундый зурлыктагы калфаклар кигәннәр. Яңа фасон түгел – элеккегене торгыздык. Мондый эшләнмәләрне яратучылар күп. Сабантуйларга алып бетерәләр.

Бу грантта катнашуның максаты – өйрәтү иде. Ниндидер бизнес өчен түгел. Миннән өйрәнеп киткәннәр, укучыларым, бизнес ясый ала, – ди Рәмзия Фәттахова.

«Челтәр бәйләү өчен 4 ысул өйрәнергә кирәк»

Челтәрләрне махсус барабансыман мендәрләргә беркетеп, җиякләр белән үрәләр. Мендәрләр агачтан ясалган җайланмалар өстендә тора. Осталар шундый җайланма янына урындыкка утырып эшли. Рәмзия апа шуларның берсе артына утырды һәм, беркетелгән 12 җиякне икешәрләп күчерә-күчерә, әкрен генә челтәр үрә башлады.

Аның оста эшен күзәткән мин: «Моңа бөтен игътибарыңны биреп эшләргә кирәктер инде. Сериал карап булмыйдыр?» – дидем. «Була», – дип елмайды ул. «Моның белән бергә күп нәрсә эшләп була. Эшне өйрәнгәннән соң, әкрен-әкрен, музыка тыңлап, телевизордагы төрле программаларны карап, челтәрләребезне үрәбез. Күзләр ияләнә, куллар үзе эшли. Балалар аеруча тиз отып ала», – диде әңгәмәдәшем.

Челтәр үрү өчен 4 төп ысулны өйрәнергә кирәк икән. «Беренчесе – «плетешок». Икенчесе – «насновка»лар, өченчесе – «сетка» һәм дүртенчесе – «полотнянка». Хәзер мин «полотнянка» үрәм. Шул ысулларны үзләштергәннән соң, шундый челтәрләр барлыкка килә», – дип аңлатты Рәмзия апа. Аның үрә торган салфеткасында район символы – чөгә балыгы төшерелгән иде. Биредә шушы салфетканың әзер үрнәкләрен дә күрдем.

«Татарстанның чигелгән картасы проектында сөлгебез үз урынын алды»

Остаханәнең тәрәз төбендә төрле конкурсларда катнашып җиңгән дипломнар, грамоталарны, рәхмәт хатларын тезеп куйганнар. Алар төрле кул эшләре өчен бирелгән.


Мисал өчен, Балык Бистәсендә оештырыла торган «Бистә шәле» фестивалендә Рәмзия Фәттахова, шәл бәйләп, өченче урынны алган булган. Бу шәлне бәйләгәндә дә челтәр үрү техникасын кулланганнар. Шул шәлне кулыма алып, аның матурлыгына сокландым.

Күпчелек эшләнмәләр арасыннан Рәмзия апа тагын бер матур кул эшен күрсәтте. Бу – ак төстәге сөлге иде. «Балык Бистәсе челтәрләре башка төбәкләрнекеннән үзенең үзенчәлекле рәсемнәре һәм ысуллары белән аерылып торган. Шушы сөлгегә үзебезнең элеккеге рәсемне кулланып үрдек. Татарстанның чигелгән картасы проектында ул үз урынын алды. Алтын җепләр кушып үргәч, бик үзенчәлекле, зәвыклы килеп чыкты», – дип сөйләде ул.

«Өйрәткән кызларның эшләрен күрү рәхәт»

– Пенсиядәгеләр дә, эшли торганнар да, Балык Бистәсе гимназиясе һәм Олы Елга авылы мәктәбе укучылары да йөри. Вакытларына карап, һәрберсенә җайлашырга тырышам, чөнки: «Мин ул вакытта булмыйм, ул вакытта килмим», – дип әйтсәм, бу түгәрәк эшләмәс иде. Бөтенесен җайлап, вакытына сыешып эшләгәндә генә бу һөнәрчелекне саклап калып була.

Һөнәрнең берсен дә өйрәнү җиңел түгел. Чигүне дә, бәйләүне дә җиңел дип әйтмәс идем мин. Монда да нәкъ шулай. Бары тик кешенең теләге булу кирәк.. Безнең монда бар мөмкинлекләребез дә бар. Рәхим итеп килергә генә кирәк безгә!

Өйрәтергә тиеш без моны. Саклап калырга тиеш. Өйрәнергә телүче олылар да бар. Бер хатын-кызыбыз: «Әле ярый өйрәндем. Бер кул эше дә белми идем. Бик рәхмәтлемен», – дип сөенеп йөри», – дип сөйләде Рәмзия апа.

«Үзегезгә рәхәтлек китерәме бу эш?» – дим. «Китерә. Шушы өйрәткән кызларның эшләрен, аларның үсүләрен күрү рәхәт. Шул эшләнмәләрне киеп йөрүләре, бүләк итүләре сөендерә», – дип җавап кайтарды ул, елмаеп.

«Районыбызда күн мозаикасы булуын телим»

Остаханәнең икенче яртысына күчтек. Биредә тиздән күн эшләнмәләрен ясый башлыячаклар.

– Узган ел тагын бер грантта катнашырга батырчылык иттем. Бу – Балык Бистәсендә күн мозаикасын үстерү, яңартып җибәрү программасы проекты иде. Миңа аны хупладылар. Хәзер шушы грантка бөтен кирәк-ярак җиһазларны, материалларны алу өчен эшлим. Күн мозаикасы белән эшләргә өйрәтәчәкбез. Үзләштергәннән соң һәрбер кеше үзенең юлы белән китә. Укучыларымны Татарстанда күренекле осталар итеп күрәсем килә.

Минем эшемне дәвам итсеннәр. Мин генә җитешеп бетә алмыйм. Безнең районыбызда күн мозаикасы булуын телим. Бик матур, зәфыклы эшләнмәләр белән Арча районы дан казанып тора. Бездә дә күн белән эшләүче осталар булган. Чигү булмаса да, күннән аяк киемнәре ясаганнар, – дип сөйләде ул.

Бүгенге көндә бүлмә әзерлек этабында. Кирәкле җиһазлар, станокларының әз өлеше генә кайтартылган. Күн эшләнмәләрен чигү өчен станокларга игътибар иттем. Бу – агачтан эшләнелгән дүртпочмаклы җайланмалар иде. Рәмзия Фәттахова сүзләренчә, бу станокка күнне кыстырып, тарттырып куеп эшлиләр. Элек станокларсыз, тезгә куеп кына эшләгәннәр.

Рәмзия апа – беренче белгечлеге буенча күн эшләнмәләре белән эшләүче оста.«Күн эшләнмәләрне тизрәк эшлим», – ди ул. Остаханәсендә диплом эшенә дип әзерләгән намазлыгы да тора. Шулай ук мендәрләр, идән җәймәләре, урындыкка салырга йомшак утыргычлар…

Чын күндә генә чигеп була икән. «Ясалма күнгә чигеп булмый. Чигеп бетергәннән соң җыерылган күнне турылар өчен, юешләтеп, тактага тарттырып куярга кирәк. Ясалма күн ертыла, чөнки ул тукымада ясалган була», – дип аңлатты оста.

Рәмзия Фәттахова Казан татарларына хас чигү техникасын да күрсәтте. «Башка халыкларда очрамый торган, ике кисәк күнне берләштерә торган җөй», – дип сөйләде ул бу техника турында.

«Һөнәрләргә тартылу әниемнән килгән»

Рәмзия Фәттахова – гаиләсендә икенче бала. Абыйсы һәм сеңлесе бар. Абыйсы да, сеңлесе дә укытучы һөнәрен сайлаган. Берсе – Казанда, икенчесе авылда гомер кичерә. Рәмзия апа да яшәү урыны итеп авылны сайлаган, бүгенге көндә әти-әнисе белән яши.

– Әтием төрле эшләрдә колхозда эшләде. Әнием элек-электән кул эшләренә бик оста. Тегүче булып та эшләде. Аннан да килгәндер бу һөнәрләргә тартылу. Бик матур итеп чигә, бәйли, тегә. Бөтен хатын-кызларга кирәк булган һөнәрләрне белә, – диде ул.

Үз эшенең чын фанаты булган кешеләр белән сөйләшүе рәхәт. Рәмзия апа да бу хезмәтенә бөтен күңелен биргән. Эше белән янып торган остага үзе кебек тырыш укучылар телик. Балык Бистәсе челтәр бәйләүчеләре янына күн мозаикасы белән эшләүче осталары да барлыкка килсен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар