Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балык Бистәсе халык театрының әйдәп баручы 37 яшьлек артисты вафат

news_top_970_100
Балык Бистәсе халык театрының әйдәп баручы 37 яшьлек артисты вафат
Фото: © avyl_ofyklary

Балык Бистәсе халык театрының әйдәп баручы 37 яшьлек артисты Азат Закиров вафат булган. Бу хакта район мәдәният йортының «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Гомер кыска… Бик күп еллар мәдәниятебезнең үзәгендә кайнап хезмәт иткән хезмәттәшебез Азат Закировны бүген соңгы юлга озаттык. Районыбыз халык театрының әйдәп баручысы, төп рольләрне башкаручысы иде ул. Урыннарың җәннәтнең түрләрендә булсын. Кылган изге гамәлләрең сират күперен үткәндә сиңа канат куйсыннар.

Мәдәният сине мәңге онытмас! Чөнки син үз артыңнан оныта алмаслык матур, изге гамәлле эз калдырдың! Барысы өчен дә бик зур рәхмәт сиңа, Азат Габделбәрович», – диелә хәбәрдә.

«Авыл офыклары» газетасы да әлеге югалту турында яза. «Бүгенге иртәне «ББ» группасының үзешчән артистлары кайгылы хәбәр белән каршылады. Бик күп минифильмнарда уйнап, күпләрегезнең күңелләрен яулап алган Азат Закиров безнең арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашабыз! Урыны җәннәттә булсын», – диелә анда.

Хәбәрләрдә Азатның шулай яшьли китүенең сәбәбе әйтелми. «Нәрсә булган соң? Бигрәк яшь бит», «Бу – берәр ялгышлык түгелме???», «Ничек шулай? Моңа ышану мөмкин түгел», – дип язалар пост янында.

«Азат балакай, урыннарың җәннәт түрендә булсын. Рәхмәт фәрештәләре көтеп торсын сине. Син бик әйбәт, ярдәмчел кеше идең. Әтиеңнең, апаң Алсуның кайгысын уртаклашабыз. Аллаһ Тәгалә сабырлык, бу авыр югалтуга түзәргә көч, куәт бирсен», – дип кайгы уртаклашучылар да күп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100