Балык Бистәсендә зур фура җиңел машинага бәрелгән, өч кеше хастаханәдә
Балык Бистәсе районында “Лада Гранта” һәм “Скания” йөк машинасы бәрелешкән.
Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.
Юл-транспорт һәлакәте кичә кич М7 юлының 886нчы чакрымында килеп чыккан. Йөк машинасы Санкт-Петербург номерлары белән булган. Җиңел машина йөртүчесе һәм ике пассажиры зыян күргән. Алар Казан республика клиник хастаханәсенә озатылган.