news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балык Бистәсендә Салават Фәтхетдинов кет-кет көлеп, мараллар ашата

Туристлар җырчыны төшерергә керешкән.

news_top
Балык Бистәсендә Салават Фәтхетдинов кет-кет көлеп, мараллар ашата
Рамил Гали

Салават Фәтхетдинов Балык Бистәсенә марал һәм таплы болан үрчетә торган кыргый фермага барган. Ул хайваннарга сокланып, маралларга кишер ашата. Үзе кет-кет көлә, үзе маралларны сыйпый. Хайваннарны төшергән туристлар камераларын җырчыга юнәлтә.

«Җәмәгать, нинди илдә яшибез бит, ә?! Матурлык!» — дип соклана җырчы.

Инстачылар Салаватны эчкерсез, балалар кебек саф, чиста күңелле, табигатьне ярата торган, чын күңелдән сөенә белә торган, үзен әллә кемгә куймаучы, зур хәрефләр белән язарга лаеклы кеше, дип комментарийлар калдырган.

«АКШта алар белән проблема. Бу хайваннар фермерларның кырындагы үсентеләрне ашый, уңышны таптый. Алда безне дә шул хәл көтә», - дип язган инстачыга: «Алар бит урман хайваннары. Әмма сез хаклы. Алар агачлардагы яфракларын ашый. Шуңа күрә ел саен яшь агачлар утыртабыз», — дип җавап язган кыргый ферма аккаунтын алып баручылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар