news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балык Бистәсендә ике «Лада» бәрелешкәч, алты кеше имгәнгән

Машиналарда бишәр кеше булган.

news_top
Балык Бистәсендә ике «Лада» бәрелешкәч, алты кеше имгәнгән

23 августта кичке алтылар тирәсендә Татарстанның Балык Бистәсе районындагы трассада ике «Лада» машинасы бәрелешкән. Авариядә алты кеше имгәнгән. Бу турыда шаһитлар «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итте.

М7 трассасында «Лада Гранта» һәм «Лада Калина» бәрелешә. Шаһитлар сүзләренчә, ике машинада да йөртүчедән кала тагын дүртәр кеше утырып барган.

Алты кеше төрле травмалар алган. Алар арасында 65 яшьләр чамасындагы ир-ат, ике хатын-кыз һәм унисегезәр яшьләр чамасындагы өч кыз бар.

Имгәнгән кешеләр барысы да үз аңында була. Аларны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар